^Татарстанда яңа кече бизнеска кредит бирү программасы эшли башлый

^Татарстанда яңа кече бизнеска кредит бирү программасы эшли башлый

(Казан, 23 май, "Татар-информ", Тимур Циунчук). Бүгенге көннән Татарстан эшмәкәрләре бизнес алып бару өчен республиканың рәсми аккредитацияләнгән банкларына микро-кредит алу максаты белән мөрәҗәгать итә ала.

Бу турыда бүген "Татмедиа" Агентлыгында матбугат конференциясендә ТР Эшмәкәрлекне үстерү агентлыгының генераль директоры Гөлнара Сергеева хәбәр итте. Бүген ТР Инвестиция-венчур фонды, Эшмәкәрлекне үстерү агентлыгы һәм "Татфондбанк", "Ак Барс", "ТатИнвестБанк", "Татагропромбанк", "Автоградбанк" банклары белән кече эшмәкәрлек субъектларының микро-кредитлау өлкәсендә, ТР Инвестиция-венчур фонды акчасын кулланып, хезмәттәшлек итү турында өч яклы килешүгә кул куелды.

Кече бизнесны микрокредитлау программасы Инвестиция-венчур фонды акчасы исәбенә финансланачак - гомумән алганда, бу акча 250 миллион сум тәшкил итә. Программа 3 ел гамәлдә булачак, банклар бер заемчыга өч ел дәвамында 300 мең сум күләмендә кредит бирәчәк. Кредит шартларыннан чыгып, еллык процент ставкасы 5-12 процент тәшкил итәчәк. Кредит килешүе шартлары - залог бирү яки аның булмавы. Татарстаның 17 кредит оешмасы программада катнашу өчен алдан ук гариза биргән, конкурс комиссиясе алар арасыннан биш банкны сайлап алган. ТР Инвестиция-венчур фонды директоры Марат Фәйзрахманов сүзләренчә, якын арада югарыдагы банклар кредит бирү максатыннан Фондтан акча алу өчен лимитлар билгеләнәчәк. Банклар арасында финанс ресурсларны билгеләүдә аларның финанс тотрыклылыгы һәм активлар зурлыгы төп шарт булып тора.

Кече бизнеска кредит алуның төп шартларының берсе - аның Татарстанда теркәлүе. Моннан тыш, иҗтимагый, дини һәм башка фондларны, чит илнең физик һәм юридик затларның дәүләтнең устав капиталында катнашу өлеше 25 проценттан артмаска тиеш.