news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«ТАИФ» һәм «СИБУР» берләшә

Берләшкән компания полиолефин һәм каучук җитештерү буенча глобаль лидерлар бишлегенә керәчәк, диелгән компания хәбәрендә.

(Казан, 23 апрель, «Татар-информ»). СИБУР һәм «ТАИФ» компанияләре нефть-газ химиясе бизнесларын берләштерүгә кереште.

«СИБУР Холдинг» акционерлык җәмгыяте базасында компания төзеләчәк. Аның 15 процентына «ТАИФ» акционерлык җәмгыятенең акционерлары ия булачак. Бу турыда «СИБУР» матбугат хезмәте хәбәр итә.

«ТАИФ» «СИБУР Холдинг»ка нефть химиясе һәм энергетика предприятиеләре акцияләренең контроль пакетын тапшырачак. «СИБУР» матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, «ТАИФ»ның калган акцияләре соңыннан берләшкән компания тарафыннан сатып алынырга мөмкин.

Берләшкән компания полиолефин һәм каучук җитештерү буенча глобаль лидерлар бишлегенә керәчәк, диелгән компания хәбәрендә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100