Татарстанда кредитларны реструктурлаштыру буенча 618 заявка хупланган

18 миллиард сум күләмендәге кредитларны реструктурлаштыру турында барлыгы 1178 мөрәҗәгать килгән.

(Казан, 23 апрель, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Татарстанда гомуми күләме 9,6 миллиард сум тәшкил иткән кредитларны реструктурлаштыру буенча 618 заявка хупланган. Бүген ТР Премьер-министры Алексей Песошин ТР Дәүләт Советының тугызынчы утырышында шулай дип белдерде.

«11 иң зур банк мәгълүматлары буенча, 18 миллиард сум күләмендәге кредитларны реструктурлаштыру турында барлыгы 1178 мөрәҗәгать килгән», - диде ТР Хөкүмәте башлыгы.

Песошин билгеләп үткәнчә, аеруча нык зыян күргән тармакларда эшчәнлек алып баручы 44,7 меңнән артык кече һәм урта предприятие, шулай ук шәхси эшкуарлар өчен салымнарны түләү вакыты озайтылган. Шул исәптән, 13 меңгә якыны иминият взнослары түләү вакытын озайтырга рөхсәт алган.