Татарстанда бер елда 2,2 мең социаль әһәмияткә ия объект төзелгән һәм ремонтланган

Республика үсешенең өстәмә ресурсы илкүләм проектларда катнашу булды, дип билгеләп үтте Алексей Песошин.

(Казан, 23 апрель, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Татарстанда 2019 елда 2,2 мең социаль әһәмияткә ия объект төзелгән һәм ремонтланган, шул исәптән илкүләм проектлар буенча — 341 объект. Бу хакта бүген ТР Дәүләт Советының тугызынчы утырышында ТР Премьер-министры Алексей Песошин хәбәр итте.

«2 млн 675 мең квадрат метр торак файдалануга тапшырылды, 935 күп фатирлы йорт, 112 балалар бакчасы, 38 мәктәп ремонтланды. 30 балалар бакчасы, сигез мәктәп, 21 күпфункцияле комплекс, 105 спорт мәйданчыгы, сигез модульле чаңгы базасы, 109 авыл хуҗалыгы объекты төзелде», - дип сөйләде Татарстан Республикасы Хөкүмәте башлыгы.

Ул республика үсешенең өстәмә ресурсы илкүләм проектларда катнашу булды, диде. Аерым алганда, узган ел Татарстан 11 илкүләм проектта катнашкан, алар составына 49 төбәк проекты кергән. Аларны тормышка ашыру өчен 27,4 млрд сум акча бүлеп бирелгән, шул исәптән 20 млрд сум — федераль бюджеттан. «Чаралар тулысынча финансланды»,-диде Премьер-министр.

Песошин билгеләп үткәнчә, быел республика шулай ук 11 илкүләм проектта катнаша, алар составына 50дән артык төбәк проекты керә. Финанслауның расланган лимиты 25,7 млрд сум тәшкил итте, шул исәптән 17,4 млрд сумы — федераль бюджет акчалары исәбенә.

2018 елның маенда Россия Президенты Владимир Путин «2024 елга кадәрге чорга Россия Федерациясе үсешенең илкүләм максатлары һәм стратегик бурычлары турында»гы Указга кул куйды, ул илкүләм проектларны гамәлгә ашыруга старт бирде.