Рөстәм Миңнеханов: “Татарстан һәм Саксониянең бурычы – бизнес–структураларны якынайту”

ТР Хөкүмәте башлыгы Ирекле Саксония дәүләте Премьер–министры белән очрашты
(Казан, 23 апрель, “Татар–информ”). Бүген ТР Хөкүмәте башлыгы Рөстәм Миңнеханов Министрлар Кабинетында Ирекле Саксония дәүләте Премьер–министры Станислав Тиллих белән очрашты.
Очрашуда сүз икътисад һәм мәдәниятнең күп кенә юнәлешләре буенча хезмәттәшлек итү мәсьәләләре хакында барды, дип хәбәр итте очрашу тәмамлангач ТР Премьер–министрының тышкы икътисади эшчәнлек буенча ярдәмчесе Искәндәр Мөфлиханов.
Искәртеп узабыз, Ирекле Саксония дәүләтенең Станислав Тиллих җитәкчелегендәге делегациясе Казанга кичә килде. Татарстан Республикасына визитның бай программасы республиканың кайбер эре сәнәгать предприятиеләре белән танышуны, шулай ук Саксония һәм Татарстан Республикасы эшлекле даирә вәкилләренең Татарстан–Саксония эшлекле форумында катнашуны үз эченә ала.
Бүгенге очрашуда Рөстәм Миңнеханов Ирекле Саксония дәүләте Премьер–министры Станислав Тиллихны икътисадның кайбер өлкәләрендә Татарстан ирешкән казанышлар, перспективалы проектлар хакында сөйләде, Саксония делегациясе бүген таныша торган предприятиеләр – “КАМАЗ” автогиганты һәм “Алабуга” махсус икътисади зонасына (анда 2008 елның июль аенда “Прайс–Даймлер–Татнефть–Алабуга–Стекловолокно” Татарстан–Германия уртак предприятиесе төзелешенә “беренче таш” салынды) характеристика бирде.
“Бүгенге көндә Татарстан һәм Саксониянең бурычы – бизнес–структураларны якынайту, ә аннан соң мәдәни элемтәләр, мәгариф, фән һәм спорт өлкәсендә үзара хезмәттәшлек тә җайга салыначак”, – дип белдерде очрашуда ТР Премьер–министры. Ул Станислав Тиллихны Казанда 2013 елда узачак җәйге Универсиада ачылышына чакырды.
Үз чиратында, Ирекле Саксония дәүләте Премьер–министры ТР Хөкүмәте башлыгын 2011 елда Саксониядә (Дрезден шәһәрендә) узачак хатын–кызлар арасында футбол буенча Бөтендөнья чемпионатына чакырды, дип хәбәр итә ТР Министрлар Кабинетының матбугат хезмәте.