“КАМАЗ” 20 көнгә конвейерны туктатты

Предприятие апрельгә билгеләнгән җитештерү йөкләмәсен үтәде
(Чаллы, 23 апрель, “Татар–информ”). Бүген “КАМАЗ” ачык акционерлык җәмгыяте конвейерны туктата. Ул 12 майда яңадан эшли башлаячак. Башка производстволарда эш инде 4 майда ук башланачак.
Предприятиенең матбугат хезмәтеннән хәбәр итүләренчә, “КАМАЗ”ның төп җыю конвейеры һәм җитештерү бүлекчәләре, нигездә, йөк автомобильләре һәм башка төр продукция эшләп чыгару буенча апрельгә билгеләнгән җитештерү йөкләмәсен, шул исәптән мартта алынган өстәмә заказларны үтәде.
“КАМАЗ” ААҖнең производство идарәсе департаменты мәгълүматларына караганда, апрель аенда 2388 йөк автомобиле һәм детальләрнең җыю комплектлары җыелачак, планда билгеләнгәнчә, барлыгы 2508 берәмлек техника тапшырылачак һәм төяп озатылачак.
2009 елның дүрт аенда 7512 йөк автомобиле һәм детальләрнең җыю комплектлары җитештерелгән. Җыю буенча агымдагы план – 179 берәмлеккә, ә тапшыру буенча 88 берәмлек техникага арттырып үтәлгән.
2009 елда “КАМАЗ” производствосы кулланучыларның булган һәм өстәмә заказларын гына үти, автомобильләрне “складта өелеп яту өчен” җитештерми, барлык төр чыгымнарны да киметә, диелә матбугат хезмәтенең хәбәрендә.
Искәртеп узабыз, “КАМАЗ” быел конвейерны инде дүртенче тапкыр туктата. Моңарчы завод үз эшен 6–16 март көннәрендә, 29 гыйнвардан 12 февральгә кадәр һәм яңа ел каникулларыннан соң 19 гыйнварга кадәр туктатып торды.