news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Миңнеханов Total башлыгы белән парник газын һавага чыгаруны киметү хакында сөйләште

ТР Президенты Давоста узучы Бөтендөнья икътисади форумы мәйданчыгында Франциянең Total нефть-газ корпорациясе генераль директоры Патрик Пуянне белән очрашты.

Миңнеханов Total башлыгы белән парник газын һавага чыгаруны киметү хакында сөйләште
архив tatarstan.ru

(Казан, 23 гыйнвар, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Франциянең Total нефть-газ корпорациясе генераль директоры Патрик Пуянне белән ихтимал хезмәттәшлекнең төрле аспектлары хакында фикер алышты.

Әңгәмә Швейцариянең Давос шәһәрендәге Бөтендөнья икътисади форумы мәйданчыгында узды. Аңа кадәр ТР Президенты биредә Сингапур Университеты һәм Һиндстанның Srei Infrastructure Finance Limited холдингы җитәкчелеге белән очрашкан иде инде. Бу хакта ТР Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Рөстәм Миңнеханов Total корпорациясенең дөнья нефть-газ тармагы өчен әһәмиятен билгеләп үтте һәм нефть сәнәгатенең Татарстан икътисадындагы өлешенә игътибар юнәлтте. «Бездә хезмәттәшлекне үстерү өчен киң мөмкинлекләр бар», - дип искәртте ул.

ТР Президенты Татарстанның альтернатив энергетика технологияләрен үстерүгә карата кызыксыну белдерүен билгеләп үтте. Бүгенге көндә Total корпорациясе шушы юнәлештә актив эшчәнлек алып бара.

ТР Президенты нефть-газ тармагы өчен кадрлар әзерләүне хезмәттәшлектәге икенче мөһим юнәлеш дип атады. Миңнеханов һәм Пуянне үзара тәҗрибә уртаклашу механизмы (шул исәптән яшь белгечләр белән эшләү буенча да) хакында фикер алышты.

Моннан тыш, яклар нефть-газ тармагында җитештерелгән парник газларының һавага бүленеп чыгуын киметү буенча хезмәттәшлек перспективалары турында да сөйләште.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100