Томск шәһәрендә беренче тапкыр “Хәмитов укулары”н үткәрделәр

Чараны уздырырга гомерен шушы нәселне өйрәнүгә багышлаган 94 яшьлек ханым тәкъдим иткән.
(Казан, 22 ноябрь, "Татар-информ"). Бу көннәрдә Томск шәһәрендә милләт тарихы өчен әһәмиятле вакыйга булды – биредә беренче тапкыр “Хәмитов укулары” дип аталган фәнни-гамәли чара узды. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.Бу чараны Томск өлкәсенең мәдәният буенча департаменты, шәһәрнең татар мәдәният үзәге һәм татар милли-мәдәни мөхтәрияте бергә уздырды. “Хәмитов укулары”н уздыруда Бөтендөнья татар конгрессы да үз өлешен кертте.Чарад Татарстаннан тарих фәннәре кандидатлары, татар төбәкчеләренең республика оешмасы җитәкчесе Альберт Борһанов һәм идарә әгъзасы Фәүзия Бәйрәмова чыгыш ясады.Альберт Борһанов төбәк тарихын өйрәнүнең әһәмияте, татар авылларын һәм бистәләрен саклап калу кирәклеге турында сөйләде.Фәүзия Бәйрәмова, танылган дин галиме, милли сәясәтче, мәгърифәтче Габдрәшит Ибраһимовның хезмәтләренә таянып, егерменче йөз башында Томскида татар тормышы, бертуган Хәмитовлар турында яңа мәгълүмат җиткерде.Бу тарихи чара моннан 115 ел элек Кәрим бай үзе салдырган йортта үтте, анда хәзер шәһәрнең татар мәдәнияте үзәге урнашкан.Чараны оештырырга “Хәмитов укулары”н тарих фәннәре кандидаты, доцент, 94 яшьлек Лидия Васильевна Муравьева тәкъдим иткән, ул гомерен шушы нәселне өйрәнүгә багышлаган.