Рөстәм Миңнеханов кече һәм урта эшкуарлыкка финанс ярдәме күрсәтү мөһим дип саный

Татарстан Президенты сүзләренчә, кече һәм урта эшмәкәрлек (МСП) корпорациясе кече һәм урта эшкуарлыкка ярдәм итүнең мөһим институты булып тора.
(Казан, 22 ноябрь, «Татар-информ»). Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов кече һәм урта эшкуарлык вәкилләренә финанс ярдәме күрсәтү мөһим дип саный. Монда төбәк лизинг компанияләре аша үзенең устав максатларын гамәлгә ашыручы Кече һәм урта эшмәкәрлек (МСП) корпорациясе зур роль уйный. Бу турыда ТР Президенты матбугат хезмәте хәбәр итте.Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, кече һәм урта эшмәкәрлек (МСП) корпорациясе кече һәм урта эшкуарлыкка ярдәм итүнең мөһим институты булып тора. Татарстан Президенты бу фикерен «Казан-Экспо» күргәзмә комплексында Татарстан территориясендә гамәлгә ашырылачак кече һәм урта эшкуарлык субъектларының инвестицион проектларын тәкъдим итү чарасында әйтте.Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, «Кече һәм урта эшмәкәрлек (МСП) корпорациясе» АҖ генераль директоры Александр Браверман һәм Татарстан Республикасының Гарантия фонды директоры Тимур Тимергалиев катнашты.Тәкъдим ителгән проектларга Кече һәм урта эшмәкәрлек (МСП) корпорациясе финанс ярдәме күрсәтергә мөмкин. «Микрофибра» компаниясе завод төзергә планлаштыра. «СХП Татарстан», «Әгерҗе МК», «ТД Ферекс», «ЛМР ПЛАСТ» һәм «Волга» ПК җитештерүне яңарту һәм яңа продукция чыгару проектларын тәкъдим иттеләр.Рөстәм Миңнеханов хәбәр иткәнчә, Татарстан Республикасының төбәк лизинг компаниясе 58 кече һәм урта эшкуарлык субъекты өчен барлыгы 2,2 млрд сумлык 66 лизинг килешүен финанслаган. «Моннан тыш, бизнес вәкилләренә аз процентлы ташламалы финанс инструментларын кулулану да мөмкин», - диде Рөстәм Миңнеханов.Александр Браверман билгеләп үткәнчә, илкүләм гарантияләр системасы кысаларында бүгенгә Татарстанның кече һәм урта компанияләренә базардагылардан 2-3 пунктка түбәнрәк ставкалар буенча 41 млрд сум кредит чаралары җәлеп итү мөмкин булган.