news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда бер атна эчендә кайбер яшелчәләргә бәя арзанайды, ит кыйммәтләнде

Иң кыйбатланганы йомырка - ул 5 сумга диярлек артып, ун данәсе 67,2 сум булды. Тары ярмасы 36, карабодай 19 тиенгә арзанайган.

(Казан, 22 октябрь, «Татар-информ»). Көзге уңыш җыю Татарстанда кайбер азык-төлек төрләренә уртача куллану бәяләрендә, шул исәптән яшелчәләргә бәяләрдә дә чагылыш тапты.

Татарстанстат мәгълүматларыннан күренгәнчә, бер атна эчендә, 11 октябрьдән 18 октябрьгә кадәр, башлы суган 2 процентка арзанайды — уртача бәясе 29,9 сум тәшкил итте. Кишернең бәясе 35 сумнан 34,7 сумга төште. Алма бәясе 44 тиенгә кимеде. Кәбестә бәясе элеккечә калган — килограммы 36,7 сумнан сатыла.

Тары ярмасы 36, карабодай 19 тиенгә арзанайган. Көнбагыш мае һәм маргаринга бәяләр 49 һәм 32 тиенгә кимегән.

Кара бөтрекле чәйгә (уртача алганда бер килограммы 1,9 сумга), балалар өчен яшелчә консервларына (1,9 сумга), ярымысланган казылыкка (3,5 сумга) һәм кайбер башка азык-төлеккә бәяләр төште.

Бер атна эчендә иң кыйммәтләнгәне йомырка — ул 5 сумга диярлек артып, ун данәсе 67,2 сум булды. Бәрәңге 1,9 сумга артып, килограмы 37,9 сумга кадәр җитте, сосиска һәм сарделькалар 7,6 сумга артты, килограммы 343,7 сумга җитте.

Моннан тыш, сыер ите — 3,1 сумга, дуңгыз ите — 2,2 сумга, сарык ите 2,4 һәм тавык ите 2,7 сумга кыйммәтләнде, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100