news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ташламалы ипотеканы шәхси йорт сатып алу өчен дә кулланып булачак

Ташламалы ипотека тагын бер елга озайтылды һәм ул 2022 елның 1 июленә кадәр гамәлдә булачак.

(Казан, 22 октябрь, «Татар-информ»). Ташламалы ипотека шартлары хәзер шәхси йортлар сатып алу өчен дә гамәлдә булачак, дип хәбәр итте премьер-министр Михаил Мишустин.

Хөкүмәт утырышында ул Президент йөкләмәсе буенча торак сатып алу өчен преференцияләр программасы киңәйтелә, дип искәртте. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.

«Хәзер бу акчаларны шәхси йортлар сатып алуга тотарга мөмкин, программа узган ел кешеләргә һәм төзелеш тармагына ярдәм итү чараларының берсе буларак эшләтеп җибәрелгән иде. Ул безнең гражданнарда зур кызыксыну уятты, чөнки төзүчедән фатирны еллык җиде проценттан да артмаган ставка буенча сатып алу мөмкин булды. Ташламалы ипотека тагын бер елга озайтылды: ул 2022 елның 1 июленә кадәр гамәлдә», — диде Мишустин.

Карар шәхси йортлар сатып алу һәм төзү өчен 15 меңгә якын кредит бирергә мөмкинлек бирәчәк, ә займнарның гомуми суммасы 30 миллиард сумнан артып китәчәк.

Мишустин шундый ук шартлар индивидуаль торак төзелеше өлкәсендә дә гамәлдә булачак, дип өстәде. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100