420066, Казан, Декабристлар урамы, 2
“ТАТМЕДИА” акционерлык җәмгыяте
(Казан, 22 октябрь, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Бизнес вәкилләренә кредит буенча процентларны түләүгә субсидияләр тәкъдим ителә. Бу хакта Татарстан Хөкүмәте йортында брифингта Татарстан Республикасында Эшмәкәрлеккә ярдәм үзәге җитәкчесе Тимур Гомәров сөйләде.
Субсидия алу өчен шартлар: кредит килешүе 2017 елның 1 гыйнварыннан иртәрәк төзелмәве, бер елдан артыграк срокка рәсмиләштерелгән булуы шарт. Кредит суммасы 2,5 млн сумнан да ким булмаска тиеш. Кредит буенча процент өч елга 14,13 проценттан югары булмавы шарт.
“Бу ярдәм өч категория субъектларга тиешле. Сәнәгать парклары идарәче компанияләренә максималь субсидия 10 млн сум, режим объектлары мәйданчыкларына, экспортка йөз тоткан, эшкәртү производствосы, авыл, урман хуҗалыклары, балыкчылык өлкәсе эшмәкәрләренә 5 млн сум, эше закон тарафыннан тыелмаган башка бизнес вәкилләренә 3 млн сумга кадәр субсидия карала”, - диде Тимур Гомәров.
Субсидияләр инженер инфраструктурасы, производство биналары төзелеше, инвестицион проектларны гамәлгә ашыру өчен бирелә. Тимур Гомәров искәрткәнчә, салым, хезмәт хакы түләү чыгымнары субсидияләнми.