Торак йортларны декабрьдә тапшырудан туктарга кирәк – Илдар Халиков

ТР Президенты вазыйфаларын башкаручы сыйфатлы торакны 1 ноябрьгә кадәр тапшырырга кирәк дип билгеләп үтте

(Казан, 22 октябрь, "Татар-информ", Алия Җамалиева). Торакларны декабрьдә тапшырудан туктарга кирәк. Бу хакта бүген ТР Президенты вазыйфаларын башкаручы Илдар Халиков торак төзелеше һәм тапшыру, Бөек Ватан сугышы ветераннарын торак белән тәэмин итү, авария хәлендәге торак йортта яшәүче гражданнарны күчерү буенча адреслы программасын гамәлгә ашыру мәсьәләләренә багышланган видеоконференция режимында узган киңәшмәдә белдерде.
 Сыйфатлы торакны 1 ноябрьгә кадәр тапшыру зарур дип билгеләп үтте Илдар Халиков. 1 ноябрьдән соң сыйфатлы торак төзелеше мөмкин түгел диярлек. Ә эшләрнең кайбер төрен 1 сентябрьдән соң эшләп булмый. Шуңа күрә ул төзелеш эшләрен соңгы көнгә калдырмас өчен актив эшләргә чакырды.
 Бүген киңәшмәдә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Фәрит Хәнифов мәгълүматларына караганда, хәзерге вакытта республикада социаль ипотека программасы буенча гомуми мәйданы 445 мең кв. метрлы 7834 фатирлы 145 йорт тапшырылган. Агросәнәгать комплексы программасы буенча гомуми мәйданы 30 мең кв. метр булган 296 йорт файдалануга тапшырылган.
Дәүләт торак фонды программасы буенча 475 мең кв. метрлы гомуми мәйданлы 8130 фатирлы 441 торак йорт төзелгән.