Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстанда үзмәшгульләр SMM нигезләренә өйрәнә алачак
Укуда катнашу өчен, үзмәшгуль буларак теркәлергә кирәк.
(Казан, 22 сентябрь, «Татар-информ»). Иртәгә, 23 сентябрьдә, «Кече һәм урта эшмәкәрлек һәм шәхси эшмәкәрлек инициативасына ярдәм» илкүләм проекты кысаларында Татарстанның үзмәшгульләре SMM буенча бушлай мастер-класста катнаша алачак.
Татарстан Икътисад министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, интернет-маркетинг буенча дәресләрне министрлык карамагындагы «Минем Бизнес» төбәк үзәгендә Татарстан эшмәкәрлеккә ярдәм фонды оештыра.
«2021 елда SMM: базар, төп мәйданчыклар һәм инструментларны күзәтү» дип аталган бушлай мастер-классны TikTok Russia операцион менеджеры, «Нетология» онлайн-мәктәбе укытучысы Антон Астафуров үткәрәчәк.
Алып баручы SММда Россия базарына күзәтүне тәкъдим итәчәк һәм эшмәкәрләр өчен төп мәйданчыкларны һәм алга китү өчен инструментларны караячак, шулай ук социаль челтәрләрдә һәм маркетплейсларда электрон коммерция турында сөйләячәк.
Остаханә 23 сентябрьдә 10.00 сәгатьтә Эшмәкәрләр йортында (Казан, Петербург ур., 28 йорт) узачак. Вакыйга ТР эшмәкәрлеккә ярдәм фондының YouTube-каналында трансляция белән офлайн-форматта узачак.
Чара бушлай. Укуда катнашу өчен, үзмәшгуль буларак теркәлергә һәм https://fond-podderzhkikazan.timepad.ru/event/1747299/ сылтама буенча гариза бирергә кирәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз