news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда эскроу счетлар кулланучы өлешчеләр саны ике тапкырга арткан

Эскроу-счетлар механизмын кулланып, өлешләп төзелештә катнашу турындагы килешүне мәҗбүри теркәү Россиядә 2019 елның 1 июленнән кертелгән иде.

(Казан, 22 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстанда 2021 елның гыйнвар-август айларында төзелештә өлешле катнашу буенча 12,3 мең килешүнең 9 меңгә якыны эскроу-счетлар кулланып теркәлгән. Бу аларның гомуми саныннан 73 процентны тәшкил итә.

Татарстан Росреестры матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, узган елның шушы ук вакытында 11,9 шушындый килешү гамәлдә булган һәм аларның 40 проценты гына эскроу счетлар куллануны күздә тоткан. Шулай итеп, республикада эскроу система кулланучы өлешчеләр саны 1,9 тапкырга арткан.

Эскроу-счетлар механизмын кулланып, өлешләп төзелештә катнашу турындагы килешүне мәҗбүри теркәү Россиядә 2019 елның 1 июленнән кертелгән иде.

ТР Төзелеш министрлыгы мәгълүматларына таянып, Росреестр хәбәр иткәнчә, хәзерге вакытта Татарстанда 78 төзүче проект финанславын куллана. Шул ук вакытта 156 күп фатирлы йорт — 1,4 млн кв. метр торак мәйданы (82,6 процент) эскро-система буенча төзелә. Төбәктә барлыгы 88 төзүче исәпләнә, алар 1,7 млн кв.метр мәйданлы 188 күпфатирлы йорт төзи.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100