“Внешэкономбанк” “Биек Тау” индустриаль паркын төзүгә 225 миллион доллар бүлеп бирәчәк

Кредитны 7 елга “Евразия Логистик” компаниясе алачак.
(Казан, 22 сентябрь, “Татар-информ”). “Внешэкономбанк” “Евразия Логистик” компаниясенә Татарстанда “Биек Тау” индустриаль паркын төзүгә 225 миллион доллар акча бүлеп бирәчәк.

“Евразия-Логистик” матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, “Биек Тау” – Татарстандагы эре индустриаль-логистика проекты. Комплексның гомуми мәйданы 259 мең квадрат метр тәшкил итәчәк. 159 мең квадрат метрлык беренче чиратын 2008-2009 елларны кышында сафка бастыру ниятләнә.

Искәртеп үтәбез, “Внешэкономбанк” белән “Евразия Логистик” компаниясе тиешле килешү 19 сентябрь көнне “Сочи-2008” инвестиция форумы кысаларында ТР Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов катнашында төзелде.