"Татреспотребсоюз" Мәскәүгә һәм Санкт-Петербургка бәрәңге җибәрәчәк

"Татреспотребсоюз" Мәскәүгә һәм Санкт-Петербургка бәрәңге җибәрәчәк

(Казан, 22 сентябрь, "Татар-информ", Әнвәр Минһаҗев). "Татреспотребсоюз" ААҖ Мәскәүгә һәм Санкт-Петербургка бәрәңге җибәрергә ниятли.

ТР Кулланучылар җәмгыяте берлеге рәисенең азык әзерләү һәм җәмәгатьчелек туклану идарәсе буенча урынбасары Рашат Шәймәрдәнов хәбәр итүенчә, Мәскәүгә бәрәңге җибәрү турындагы килешүгә кул куелган. Бу көннәрдә Санкт-Петербургка "икенче икмәк"нең беренче партиясе - 1000 тонна бәрәңге бушатылачак. Рашат Шәймәрдәнов бәрәңге узган елдагы кебек РФ Оборона министрлыгына, шулай ук РФ Эчке эшләр министрлыгының Җәзаларны үтәү идарәләре системасы предприятиеләренә җибәреләчәген дә ассызыклады.