Казанның пыяла-пластик торбалары белән илнең нефть компанияләре кызыксына

Казанның пыяла-пластик торбалары белән илнең нефть компанияләре кызыксына

(Казан, 22 сентябрь, "Татар-информ", Әнвәр Маликов). "Татнефть"нең бүлендек предприятиесе - пыяла-пластик торбалар заводы илнең башка нефть табучы компанияләре белән ныклап хезмәттәшлек итә башлады. Шулай итеп, агымдагы елның июнендә "ТНК-ВР" Воткински районында нефть җыю системасы өчен 6 километр Казанның пыяла-пластик торбаларын кулланган. Скважиналар өчен насос-компрессор торбаларына заказ бирергә ниятләүче "Башнефть" белән нәтиҗәле сөйләшүләр үткән. "ЛУКойл-Коми" белән килешү төзелгән. Моннан тыш НКТга гына заказ бирүче "Татнефть" заводтан торбалар да ала башлаган.

Хәзерге вакытта пыяла-пластик торбалар белән 200гә якын скважина җиһазланган. Татарстанның нефть сәнәгатендәге күпьеллык тәҗрибәләр бу торбаларның 20 елга якын хезмәт күрсәтүен ачыклады.