Татарстанда күп фатирлы 930 торак йортта капиталь ремонт эшләре тәмамланган

Бүген бу хакта ТР Хөкүмәте йортында узган республика киңәшмәсендә ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте

(Казан, 22 август, «Татар-информ»). Татарстанда  2015 елда күп фатирлы торак йортларга капиталь ремонт программасы буенча 999 объектның 930ында эшләр тәмамланган. 69 йортта эшләр  31 августка төгәлләнергә тиеш.

Бүген бу хакта ТР Хөкүмәте йортында узган республика киңәшмәсендә ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте. Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференция режимында ТР Президенты вазифаларын вакытлыча Рөстәм Миңнеханов уздырды.

Искәртеп үтәбез: Рөстәм Миңнеханов бүген Лениногрскига эш сәфәре кыла, ул шуннан торып киңәшмә үткәрә.

Киңәшмәдә видеоконференция режимында ТР Хөкүмәте йортыннан Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков та катнашты.

Ирек Фәйзуллин хәбәр иткәнчә, Дәүләт торак инспекциясе  күп фатирлы 216 торак йортны кабул итеп алды. ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры сүзләренчә, капремонтның уртача республика дәрәҗәсеннән Казан шәһәре, Югары Ослан, Кукмара, Яңа Чишмә артта калып бара. Ул шулай ук искә төшергәнчә, 2015 елның 15 сентябренә кадәр капремонт эшләре барлык районнарның барлык объектларында да тәмамланырга тиеш. ТР Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы, үз чиратында, районнар җитәкчеләрен күп фатирлы торак йортларга капиталь ремонт барышын тикшереп торырга, билгеләнгән срокларда төзелешне тәмамларга өндәде.

Аннары Ирек Фәйзуллин мәктәпләргә капремонт эшләре турында белешмә бирде. 86 мәктәптә капремонт эшләре тулысынча төгәлләнгән, 33 объектта эшләр дәвам итә әле. 21 августка гомуми белем мәктәпләре буенча акчаларны үзләштерү 98,8 процентны тәшкил итә.

Көллиятләргә капиталь ремонт кысаларында эшләр 3 объектата тәмамланган (Яшел Үзән, Лаеш һәм Түбән Кама районнары), калган 6 объектта эшләр дәвам итә.

ТР төзелеш министры шулай ук авылларны су белән тәэмин итүне яхшырту программасы турында да сөйләде. Бүгенгә 286,4 км суүткәргеч уздырылган, 35тән 33 скважина борауланган, 40 су җыю каланчасы урнаштырылган, Әтнә, Югары Ослан һәм Минзәлә районнарында 32 су җыю каланчаларын кую эше дәвам итә, эшләрне төгәлләү срогы – 2015 елның 10 сентябре.

Авыл районнарында ут баганалары урнаштыру программасы шулай ук график буенча бара. Бүгенгә 11 мең 702 диодлы яктырткыч куелган (100 процент); 641 электр энергиясен исәпкә алу щиты урнаштырылган (100 процент); 390 км электрүткәргеч линиясе монтажланган (100 процент).

Ирек Фәйзуллин хәбәр иткәнчә, җылылык сезонына әзерлек бара. Социаль-мәдәни өлкә объектлары 92,1 процентка әзерләнгән, коммуналь инфраструктура объектлары уртача – 90 процент. Күп фатирлы йортлар фондында җылылык сезонына әзерлек 15 муниципаль районында тулысынча төгәлләнгән. Барлык социаль объектлар да 9 районда әзерләнгән инде – Әгерҗе, Апас, Балтач, Буа, Биектау, Лаеш, Саба, Тукай һәм Теләче районнарында. Чирмешән һәм Саба районнарында эшләр артта калып бара.

Ирек Фәйзуллин шулай ук Татарстанда «Парклар һәм скверлар» программасын гамәлгә ашыру турында сөйләде. Барлык 140 объектта эшләр башланган, шулардан 26 объектта эшләр тәмамланган инде. Үтәлеш – 81 процент. Ирек Фәйзуллин искәрткәнчә, программаны Татарстан бюджетыннан финанслау 2015 елда 1 млрд сум тәшкил итә. Җирле бюджетлардан һәм бюджеттан тыш чыганаклардан 500 млн сум көтелә. Расланган исемлектәге 75 объект өр-яңадан төзелә, 65 объектка капиталь ремонт ясала. Ирек Фәйзуллин искәрткәнчә, хәзерге вакытта 2016 елга төзелеш программалары буенча объектлар исемлеген формалаштыру эшләре төгәлләнеп килә. 2016 елда 34 программаны гамәлгә ашыру планлаштырыла, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.