news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россиядә бензин экспортын тыярга мөмкиннәр

Бәяләр үсешен тоткарлау өчен хәзерге вакытта системалы чаралар эшли.

(Казан, 22 июль, «Татар-информ»). Бензинга күпләп сату бәяләре үсеше дәвам иткән очракта хөкүмәт аны экспортлауны тыю турында карар кабул итәргә мөмкин. Шулай ук биржада бензинны сатуның минималь күләмен 15 процентка кадәр арттырырга мөмкин. Бу турыда Россия энергетика министры Николай Шульгинов сүзләренә сылтама белән ТАСС хәбәр итә.

Шульгинов сүзләренчә, күпләп сату сегментында биржада бәяләр арту ягулык салу станцияләрендә ваклап сату бәяләре динамикасына сизелерлек йогынты ясамаячак.

«Биржада бензинның күпләп сату бәяләренең агымдагы үсеше соңгы кулланучы өчен заправкаларда ваклап сату бәясенең динамикасына сизелерлек йогынты ясамаячак. Бәяләр үсешен тоткарлау өчен хәзерге вакытта системалы чаралар эшли, аны корректировкалау ярдәмендә ягулыкны күпләп җитештерүчеләр эчке ягулык базарында бәяләрне арттырмаган өчен югары түләүләр ала», — диде ул.

Ваклап сату базарында күпләп ягулык китерүчеләр инфляция дәрәҗәсен күтәрүгә юл куймаска тырышалар, дип өстәде ул.

Шулай ук, энергетика министры сүзләренчә, июль ахырына, нефть эшкәртү заводларында планлы ремонт тәмамлангач, бензин җитештерү күләмнәре үсеше биржа бәяләрен тотрыкландырырга ярдәм итәргә тиеш.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100