Айрат Фәррахов: Без югарырак сыйфатлы азык-төлек куллана башлаячакбыз

Пальма мае җитештерүчеләрне ташламалардан мәхрүм итү – күптән көтелгән һәм бик тә дөрес салым инициативасы, дип искәртте депутат.
(Казан, 22 июль, «Татар-информ», Диана Авакян). Пальма маена ташламалы өстәмә кыйммәткә салымны гамәлдән чыгару һәм 20 процентлы ставкага кире кайту - күптән көтелгән һәм бик тә дөрес инициатива. Россия Дәүләт Думасына Татарстаннан сайланган депутат Айрат Фәррахов «Татар-информ» агентлыгына шул хакта хәбәр итте.Пальма мае – составында туендырылган майларның күләме гаять күп булган үсемлек мае. Ул иң начар холестерин чыганагы булып тора. Холестеринның күләме югары булу Россиядә йөрәк-кан тамырлары авыруларына китерә торган сәбәпләр арасында беренче урынны били, дип искәртте парламентарий.«Икенчедән, туендырылган майлар канцерогеннар чыганагы булып тора. Илебездә пальма маен куллану тәҗрибәсе 1995 елда башланды, шул вакыттан онкология белән авыручыларның саны артуы күзәтелә. Пальма мае бүген бөтен нәрсәнең (балалар товарларыннан алып сөт продуктларына кадәр) составында бар», - дип билгеләп үтте ул. 2004 елда пальма мае өстәмә кыйммәткә салымның ташламалы ставкасы 10 процентка түбәнәйтелгән товарлар исемлегенә керде. Бу керемнәре югары булмаган гражданнар өчен иң кирәкле товарларны арзанайту өчен эшләнде.