ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында Россия-Британия Халыкара комитеты делегациясе белән очрашу узды

Министрлыкта сәүдә һәм инвестицияләр буенча Россия-Британия Халыкара комитеты рәистәшләре урынбасарлары очрашуының беркетмәсе имзаланды

(Казан, 22 июль, «Татар-информ»). Бүген ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында министр вазифаларын башкаручы Владимир Соловьев сәүдә һәм инвестицияләр буенча Россия-Британия Халыкара комитеты делегациясе белән очрашты. Очрашуда Татарстанга ясалган визитка нәтиҗәләр чыгарылды, сәүдә һәм инвестицияләр буенча Россия-Британия Халыкара комитеты рәистәшләре урынбасарлары очрашуының беркетмәсе имзаланды. Бу хакта ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Искәртеп узабыз, сәүдә һәм инвестицияләр буенча Россия-Британия Халыкара комитеты делегациясенең визиты 19 июльдә ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов белән очрашудан башланды. Татарстанга сәфәр барышында делегация әгъзалары “Химград”та, “Идея” инновация-җитештерү технопаркында, IT-паркта, ТР Сәүдә-сәнәгать палатасында, ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туристлык министрлыгында булды.
Сәүдә һәм инвестицияләр буенча Россия-Британия Халыкара комитетының эшчәнлеге ике ил арасында ике якка да файдалы хезмәттәшлек өчен уңайлы шартлар тудыру һәм аларның үсеш юлында тоткарлыкларны бетерүгә юнәлдерелгән.
ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында узган бүгенге очрашуда Владимир Соловьев билгеләп үткәнчә, Татарстан сәнәгате зур экспорт потенциалына, ә Казан зур Халыкара чаралар үткәрү тәҗрибәсенә ия. “Без сәүдә һәм инвестицияләр буенча Россия-Британия Халыкара комитетының чираттагы сессиясе эшендә катнашырга һәм республикада ике илнең эшлекле даирә вәкилләрен кабул итәргә әзер”, - дип ассызыклады ул.
Комитетның Британия өлеше рәисе урынбасары, сәүдә һәм инвестицияләр буенча Британия хезмәте Халыкара төркеме директоры Николас Армур хәбәр иткәнчә, ул Татарстанда бергәләп үстерергә мөмкин булган реаль мөмкинлекләр күргән. “Мисал өчен, спорт һәм аның белән бәйле бизнес. Англия компанияләре үз бизнеслары өчен биредә партнерлар табар һәм шуның белән уңышлы хезмәттәшлек үрнәге күрсәтер дип өметләнәм”, - диде ул.
Комитетның Россия өлеше рәисе урынбасары, РФ Икътисади үсеш министрлыгының Ауропа илләре Департаменты директоры Юрий Стеценко инновацион өлкәдә, шулай ук кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү, спорт мирасын куллану һәм сәнәгатьне модернизацияләүдә хезмәттәшлекнең зур мөмкинлекләрен билгеләп үтте.
Очрашу ахырында Юрий Стеценко һәм Николас Армур сәүдә һәм инвестицияләр буенча Хөкүмәтара Россия-Британия комитеты рәистәшләре урынбасарлары очрашуының беркетмәсен имзалады. Беркетмәдә яклар сәүдә һәм инвестицияләр буенча Хөкүмәтара Россия-Британия комитетының чираттагы утырышын 2010 елның ноябрендә Россиядә үткәрергә әзер булуларын раслады.