Татарстанда 2016 ел бюджетының иң күп өлеше кайсы өлкәләргә тотылуы мәгълүм — исемлек

Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Советының 29 нчы утырышында Татарстан финанс министры Радик Гайзатуллин хисап тотты.
(Казан, 22 июнь, “Татар-информ”, Лилия Локманова). 2016 елда Татарстан бюджетының иң саллы өлешләре “Илкүләм икътисад”, “Мәгариф” һәм “Сәламәтлек” юнәлешләренә тотылган. Бу хакта бүген Татарстан Дәүләт Советының 29 нчы утырышында республиканың финанс министры Радик Гайзатуллин хисап тотты.Аның сүзләренчә, республика бюджетыннан “илкүләм икътисад”ка – 65,9 млрд, “мәгариф”кә 45,6 млрд, “сәламәтлек”кә 34,8 млрд сум акча тотылган.Моннан тыш “юл хуҗалыгы” юнәлешенә – 29,9 млрд сум, “социаль сәясәт” өлкәсенә – 23,6 млрд сум, “авыл хуҗалыгы” тармагына – 21,6 млрд сум, “мәдәният, кинематография”гә  – 11,1 млрд сум, “яшьләр сәясәте"нә – 2,1 млрд сум, “физик культура һәм спорт”ка – 5 млрд сум, “массакүләм мәгълүмат чаралары”на – 1,3 млрд сум, “тирә-як мохитне саклау”га тотылган акча 376 миллион сум тәшкил иткән.