ТР Дәүләт Советы депутатлары Татарстан страховать итүчеләренең мәнфәгатьләрен якларга әзер

ТР Дәүләт Советы депутатлары Татарстан страховать итүчеләренең мәнфәгатьләрен якларга әзер

(Казан, 22 июнь, “Татар-информ”, Руслан Мөхәммәтшин). ТР Дәүләт Советы депутатлары Татарстан Страховкалаучылары берлеге белән бергәләп, хәзерге вакытта Дәүләт Думасында икенче укылышта карала торган “РФдә страховка эшен оештыру турында”гы федераль законга төзәтмәләр тәкъдим итәргә әзер.

Россиядә страховать итүчеләр мәнфәгатьләрен яклау һәм лицензияләнгән страховка эшчәнлеге алып бару өчен ясалма каршылыкларны бетерү, Татарстан страховать итүчеләре инициативасы белән бүген ТР Сәүдә-сәнәгать палатасында үткән матбугат-конференциясенең төп темалары булып торды.

Бүгенге көндә РФ страховать итүчеләрнең дәүләт реестрында 1400дән артык страховать итү оешмалары теркәлгән, шуларның 80 процентының атамалары бертөрле яисә атамаларда өлешчә бер-берсен кабатлаулар очрый. 2005 елның 17 июленә кадәр страховкалаучылар федераль законга бәйле рәвештә үзләренең оештыру документларына учреждение атамаларына бәйле үзгәрешләр кертергә тиеш. Бөтенроссия страховать итүчеләр берлеге чыганакларына караганда, 2003 елда 64 компаниянең меңнән артык страховать итүчесе үз атамаларында “гарантия”, шулкадәре үк үз атамаларында “полис”, ә җиде компания “өмет” сүзен кулланган. Күп кенә Россия компанияләре белән берлектә, Татарстан страховать итүчеләренә дә шундый ук таләпләр куелды. Мисал өчен, 1991 елда төзелгән “Гарант” компаниясенә исемен “Грант”ка үзгәртергә туры килгән.

ТР Дәүләт Советының Закончалык, регламент һәм депутат этикасы буенча комитеты рәисе Җәмил Яһудин сүзләренчә, Татарстан парламентының соңгы сессияләренең берсендә әлеге проблеманы тикшергәннән соң депутатлар Дәүләт Думасына “РФдә страховкалау эшен оештыру турында”гы законга тиешле үзгәрешләр кертү инициативасы белән чыгарга карар иткәннәр. Татарстан парламенты башлыгы Фәрит Мөхәммәтшин да страховка базарында катнашучы компанияләрдә кискен чикләүләрне бетерү кирәклеген әйтеп узды. Татарстан башлангычын яклау Җәмил Яһудинга һәм ТР Дәүләт Советы депутаты, ТР эшмәкәрлекне үстерү буенча Агентлыкның генераль директоры Гөлнара Сергеевага йөкләнде. Татарстан парламентарийлары инициативасы “думалылар” тарафыннан яклау тапты һәм федераль закон проектына төзәтмәләр күпчелек тавыш белән кабул ителде.

Гөлнара Сергеева матбугат-конференциясендә билгеләп үткәнчә, Федераль законга төзәтмәләр кертү өчен документлар Татарстан Страховкалаучылар берлеге тарафыннан эшләнгән. Аның фикеренчә, берлекнең инициативасы – уңышлы эшчәнлек өчен үрнәк булып тора.

Татарстан Страховкалаучылары берлеге президенты Виталий Федоренков сүзләренә караганда, страховка эше субъектларының атамалары проблемасы “шәхси мәсьәлә” генә түгел. Бүгенге көндә чиновниклар һәртөрле мөмкинлекләрне кулланалар һәм лицензия алу өчен өстәмә каршылыклар тудыралар. Мәсәлән, мисалга, федераль законга бәйле рәвештә иминият компанияләре җитәкчеләре мәҗбүри икътисади яисә юридик белемле булырга тиеш. “Күпләре инде бүген үк кирәкле дипломны сатып алырга әзер. Мондый нормалар компанияләрне страховка хезмәтләре базарыннан чыгаруга өчен этәргеч булып тора”, - дип билгеләп үтте ул.