ТР Президенты "ПрайсвотерхаусКуперс" компаниясенә "Иннополис" проектында катнашырга тәкъдим итте

Рөстәм Миңнеханов «ПрайсвотерхаусКуперс» компаниясенең стратегияне эшләү һәм лидерлыкны үстерү буенча җитәкчесе Блэр Шеппард белән очрашты

(Казан, 22 май, "Татар-информ"). Бүген Санкт-Петербургта Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «ПрайсвотерхаусКуперс» халыкара төркеменең стратегияне эшләү һәм лидерлыкны үстреү буенча җитәкчесе Блэр Шеппард белән очрашты, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.

Очрашу Петербург халыкара икътисади форумы кысаларында узды.

Рөстәм Миңнеханов «ПрайсвотерхаусКуперс» компаниясенә, Казандагы 2013 елгы Универсиадада рәсми консультацияләр хезмәтен күрсәтүче буларак башкарган зур эшләре өчен, рәхмәт белдерде. Татарстан Республикасы компания белән тагын күп кенә проектлар буенча хезмәттәшлек итәргә тели, диде.

Блэр Шеппард, үз чиратында, бүген компаниянең Казандагы офисында 200дән артык хезмәткәр эшләгәне турында сөйләде, аларның төп өлеше – Татарстан вузларын тәмамлаучылар. Казандагы офис якындагы төбәкләр белән эшли, без хезмәт күрсәтәбез һәм эшчәнлегебезне киңәйтергә телибез, дип билгеләде Блэр Шеппард.

Аерым алганда, Блэр Шеппард хәбәр иткәнчә, Татарстан Республикасы белән багланышлар мәгариф өлкәсендә оештырыла ала, шул исәптән сәләтле яшьләр һәм балалар белән эш итүгә кагылышлы проектлар да.

Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, алдагы халыкара дәрәҗәдә Казанда узачак чаралар – 2015 елгы су спорт төрләре буенча чемпионат һәм 2018 елгы футбол буенча чемпионат - «ПрайсвотерхаусКуперс» компаниясенә кызыклы булырга мөмкин.

Без сезнең белән хезмәттәшлек перспективаларын күрәбез. Безнең эре сәнәгать предприятиеләребез һәм оешмаларыбыз – «Татнефть» ААҖ, «Ак Барс» банкы сезнең белән хезмәттәшлек итәләр, сезнең аудит хезмәтегезне кулланалар, диде Рөстәм Миңнеханов.

Мәгариф өлкәсендәге хезмәттәшлеккә килгәндә, Рөстәм Миңнеханов хәбәр иткәнчә, республикада бу өлкәдә игътибар зур. Без мәктәпкәчә белем бирүгә җитди карыйбыз, дип әйтте ул, "Educare" Сингапур компаниясе белән актив эш итәбез, аның тәҗрибәсен, заманча технологияләрен кулланабыз.

Рөстәм Миңнеханов шулай ук республикада, югары квалификацияле белгечләрне әзерләү өчен, 25 ресурс үзәк ачылачагын хәбәр итте. Компанияләрнең вузларда үз бүлекчәләрен ачулары бик мөһим, диде ул, бу исә базар өчен кирәкле белгечләр әзерләргә мөмкинлек бирәчәк.

Зур проектларның берсе - «Иннополис» һәм аның территориясендә ИТ-университет, дип искәртте Рөстәм Миңнеханов. Без Россиянең ИТ-башкаласы булырга телибез, һәм ИТ-университет кадрлар да әзерләячәк, аларны җәлеп тә итәчәк.

Татарстан Президенты «ПрайсвотерхаусКуперс» компаниясен «Иннополис» проектында катнашырга чакырды. Без сезнең компанияне безнең стратегик хезмәттәшебез итеп күрәсебез килә, диде.

Очрашуда «Иннополис» инновацион проектына мөмкин булган катнашучылар буларак башка компанияләрне җәлеп итү турында да сүз барды.