Татарстан төп капиталга инвестицияләр күләме буенча Идел буе федераль округында - лидер

Икенче урында – Түбән Новгород өлкәсе

(Түбән Новгород, 22 май, «Татар-информ», Константин Барановский). Татарстан Республикасы төп капиталга инвестицияләр күләме буенча Идел буе федераль округында - лидер. 2014 нче елның 1 кварталында инвестицияләрнең күләме 73,6 млрд.сум булган. Икенче урында - Түбән Новгород өлкәсе (47 млрд. сум), өченчедә - Самара өлкәсе (42,4 млрд.сум).

2014 нче елның 1 кварталына мәгълүматны Росстат китерә. Инвестицияләрнең төп өлеше – предприятиеләрнең үз акчалары. Татарстанның бу күрсәткече 60,2 процент булган, Түбән Нвогород өлкәсе өчен - 62,6 процент, Самара өлкәсе өчен - 62 процент. Калган кертемнәр – җәлеп ителгән акчалар, шул исәптән – коммерцияле банк кредитлары.