Россия белән Кытайның газ буенча килешүе Европаны тетрәндерде

Сигез ел сөйләшүләрдән соң, Мәскәү һәм Пекин газ контрактлары тарихында иң эреләрнең берсен 30 елга төзеде

 (Казан, 22 май, «Татар-информ»). Кытайдан килгән хәбәр бөтен Европаны тетрәндерде: Европа Берлеге хәзер Россия газын сату буенча инде бердәнбер эре базар түгел. Сигез ел сөйләшүләрдән соң, Мәскәү һәм Пекин газ контрактлары тарихында иң эреләрнең берсен – 30 елга каралганын төзеде, дип хәбәр итә “Вести.ru”.

Ел саен Россия, Европадагы безнең төп сатып алучы булган Германиягә кебек, Кытайга да 38 млрд. кубометр ягулык сатачак. Тарихи килешү Владимир Путин һәм Си Цзиньпин барында имзаланган.

“Себер көче” газүткәргече Иркутск өлкәсендә Ковыктинский һәм Якутиядә Чаяндинский чыганакларыннан Хабаровск аша Кытайга таба тармакланып, Владивостокка кадәр узачак. Озынлыгы – 4 мең км. Маршрут, инфраструктурада экономияләү өчен, “Көнчыгыш Себер – Тын океан” нефть үткәргече буйлап сузылачак.

Торба Якутиянең көньяк районнары аша узачак. Шулай итеп, бистәләргә дә газ кертеп булачак.

Контрактны имзалау – ул Кытай партнерлары белән башка проектның да башы. Сүз сатуларның көнбатыш маршруты турында бара. Киләчәктә бу Россиянең газ инфраструктурасын көнбатышта да, көнчыгышта да бәйләргә тиеш.

Россия ягыннан инвестицияләр күләме - 55 млрд. доллар. Кытай, ким дигәндә, 20 млрд. АКШ доллары күләмендә акча кертәчәк. Контракт 30 елга газ белән тәэмин итүне күздә тота.