“Трансконтейнер”Свияжски логистика үзәге проектын гамәлгә ашыруда инвестор булырга мөмкин

ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгында “Трансконтейнер” вәкилләре белән узган очрашуда шул хакта сөйләшү булган
(Казан, 22 май, “Татар-информ”). “Трансконтейнер” ААҖ “Свияжски төбәкара мультимодаль логистика үзәге” проектын гамәлгә ашыруда база инвесторы булырга мөмкин. Бу яңалыкны ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгының матбугат хезмәте җиткерде.

ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгында “Трансконтейнер” җәмгыяте вәкилләре белән узган очрашуда шул хакта сөйләшү булган. 15 майда РФ Транспорт министрлыгында Свияжски проектының база инвесторлары белән узган очрашуда аларга ТР Хөкүмәтенең инвестиция инициативалары ирештерелгән иде. Шулай ук республиканың финанслау һәм җирләрне федераль милеккә бирү белән бәйле гарантия йөкләмәләре дә җиткерелде. 14,8 млн. сум бүленү һәм республика милкендәге объектларны проектлауга конкурс игълан ителү - хәзерге этапта Татарстанның җитди ниятләрен раслаучы дәлил.

Мәскәүдә узган очрашуда “Трансконтейнер” вәкилләре җир участогын милеккә сатып алу аша Татарстан проектын гамәлгә ашыруда катнашырга теләк белдергән иде. ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы, үз чиратында, “Трансконтейнер” җәмгыятенә проектта акционер сыйфатында катнашырга тәкъдим иттте. Республиканың бу тәкъдиме җәмгыять вәкилләрендә хуплау тапты. Шул ук вакытта аларны Татарстан ягыннан каралган салым ташламалары да кызыксындыра.