Башкортстан һәм «КАМАЗ» кризиска каршы килешү төзеде

Документның максаты Башкортстан территориясендә урнашкан «КАМАЗ» предприятиеләр төркемен үстерүдә ярдәм итүдән гыйбарәт
(Казан, 22 май, «Татар-информ»). Кичә Чаллыда Башкортстан делегациясе һәм «КАМАЗ» җитәкчелеге очрашуында Башкортсан Республикасы Хөкүмәте белән «КАМАЗ» ААҖ арасында хезмәттәшлек турында килешүгә кул куелды. Бу хакта предприятиенең матбугат хезмәте хәбәр итте.
Килешүне БР Премьер-министры Раил Сарбаев һәм «КАМАЗ» ААҖ генераль директоры Сергей Когогин имзалады. Документның максаты Башкортстан территориясендә урнашкан Нефтекама автозаводы һәм Туймазы автобетонизгеч заводы «КАМАЗ» предприятиеләр төркемен үстерүдә ярдәм итүдән гыйбарәт.
Сергей Когогин килешүне шәрехләп, ул бер ел гамәлдә булачак һәм аның төп юнәлеше кризика каршы көрәшү икәнлеген билгеләп үтте. Ул шулай ук Башкортстан территориясендә урнашкан ике заводның контроль пакетлары республика хакимияте һәм «КАМАЗ»ныкы булуын искә төшерде. Яклар килешеп предприятиеләр белән стратегик идарә итүдә бергә катнаша, «КАМАЗ» шулай ук бизнесны алып баруда да җаваплы.
“Кризис шартларында зур проблемалар килеп чыкты, бигрәк тә Туймазы автобетонизгеч заводында, - диде Сергей Когогин. Без кризиска каршы программалар эшләдек, хәзер алар уңышлы гына гамәлгә куела. Заводны коткару өчен иң мөһиме – сатып алучылар ихтыяҗын стимуллаштыру. Бу мәсьәләне хәл итү өчен федераль хакимият дәрәҗәсендә чаралар кабул ителде. Мин Башкортстан бу эшкә актив тотынганы өчен Раил Сарбаевка рәхмәтле һәм республикага җибәрелгән федераль акчаларның 99 проценты Нефтекама һәм Туймазы заводлары аша нәкъ менә «КАМАЗ» га килеп җитте. Без имзаланган килешүдә уртак программалар кысаларында үткәрелә торган чараларның конкрет пунктлары күрсәтелгән. Аерым алганда, анда Башкортстан Республикасы Хөкүмәте ягыннан безнең завод продукцияләрен сатып алу карала.
БР Премьер-министры Раил Сарбаев сүзләренчә, Нефтекама һәм Туймазы зур предприятиеләр һәм бүген аларның эше әкренәю Туймазы һәм Нефтекама халкының тормышына җитди кыенлыклар һәм кискен социаль проблемалар китереп чыгарачак.
“Шуңа күрә булган акчаларыбыз, беренче чиратта «КАМАЗ»га һәм Башкортстандагы предприятиеләргә ярдәм буларак юнәлдереләчәк. Гомумән алганда, без «КАМАЗ»дан 1 миллиард сумлык продукция сатып алырга планлаштырабыз. Без «КАМАЗ»да чыга торган 400гә якын тракторга заказ бирергә ниятлибез”, диде ул.
Сергей Когогин бу Россиядә иң төбәкләр биргән иң зур заказ дип өстәде. Хәзер бу саннарга Татарстан да якыная. Имзаланган килешүдә Башкортстанда «КАМАЗ»ның бердәм технологик челтәренең ике заводын үстерү перспективалары буенча аерым пунктлар бар. «КАМАЗ» һәм БР Хөкүмәте аларны гамәлгә кую буенча эшләүләрен дәвам итә.