Миңнеханов: Татарстан энергия нәтиҗәлелегенә һәм ресурс саклауга җитди игътибар бирә

Татарстан Президенты республикага карата игътибар һәм хезмәттәшлекне дәвам иткән өчен партнерларга һәм чит ил компанияләренә рәхмәт белдерде.

(Казан, 22 апрель, «Татар-информ», Артур Казанцев). Казанда XXI «Энергетика. Ресурс саклау» халыкара махсуслаштырылган күргәзмәсен һәм эшлекле программаны берләштергән «Татарстан халыкара энергия-ресурс нәтиҗәлелеге форумы — 2021» башланды. Чараны Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ачты.

«Татарстан — энергияне күп сарыф итә торган республика. Шунлыктан энергия нәтиҗәлелеге һәм ресурс саклау — өстенлекле мәсьәләләр рәтендә. Шундый чара, күргәзмә, Хөкүмәт утырышын үткәрү, алга бурычлар билгеләү күркәм традициягә әверелде», — дип искәртте Миңнеханов.

ТР Президенты республикага карата игътибар күрсәткәннәре һәм хезмәттәшлекне дәвам иткәннәре өчен чарага җыелган партнерлар һәм чит ил компанияләренә рәхмәт белдерде.

РФ сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Михаил Иванов, кунакларны сәламләп, әлеге чараның әһәмиятен билгеләп үтте.

«Энергия нәтиҗәлелеге принципларын гамәлгә ашыру, аерым алганда, энергия кулланган өчен түләүнең кимүе, энергетиканың ресурс нәтиҗәлелеге арту, әйләнә-тирә мохиткә йогынтының азаюы белән бәйле. РФ Президенты Владимир Путин үз юлламасында әлеге факторларның барысына да тукталды», — диде Иванов.

Моннан тыш, Татарстан Президенты кунаклар белән бергә форум кысаларында оештырылган күргәзмә белән танышты.

Әлеге күргәзмә чарада катнашучылар һәм кунакларга энергетик яктан нәтиҗәле һәм ресурс саклау технологияләрен алга җибәрү, төбәкара һәм халыкара хезмәттәшлекне үстерү, бизнес-бергәлекләр, галимнәр, федераль һәм төбәк хакимияте органнары вәкилләре белән үзара фикер алмашу өчен уникаль мөмкинлек бирә.