Узган ел Татарстанда 23174 тонна кондитер эшләнмәләре җитештерелгән

Әлеге продукцияне җитештерүдә үсеш темпы 106 процент тәшкил иткән

(Казан, 22 апрель, «Татар-информ», Ирина Игнатьева). 2010 елда Татарстанда 23174 тонна кондитер эшләнмәләре җитештерелгән. Әлеге продукцияне җитештерүдә үсеш темпы 106 процент тәшкил иткән. Бүген ТР Икмәк җитештерүчеләр берлегенең идарә рәисе Илдар Никифоров үз чыгышында әнә шундый мәгълүматлар китерде. Ул гомумтармак киңәшмәсендә икмәк пешерү тармагы предприятиеләренең икътисади-финанс эшчәлегенә нәтиҗә ясады.
Аның сүзләренә караганда, «Семь хлебов» ҖЧҖ продукцияне ике тапкыр күбрәк эшләп чыгарган. Казан, Чистай, Түбән Кама, Зәй, Васильево, Чаллы икмәк заводлары, шулай ук “Татарстан кулланучылар берлеге” икмәк пешерү йортлары югары нәтиҗәләргә ирешкән.
И.Никифоров белдергәнчә, “тармакның иң яхшы предприятиеләре продукция ассортиментын киңәйтеп, икмәк заводларыннан акрынлап азык-төлек комбинатларына әверелә башлады, Казанның 2 нче икмәк заводы – шуның ачык мисалы”.