Рөстәм Миңнеханов лизинг схемалары кече бизнеска ярдәм итә ала, дип саный

ТР Премьер-министры Мәскәүдә Бөтенроссия кече һәм урта эшкуарлык форумында чыгыш ясады
(Казан, 22 апрель, «Татар-информ», Наталья Рыбакова). Лизинг схемалары кече бизнеска ярдәм итә ала. Бу хакта бүген ТР Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә ачылган Бөтенроссия кече һәм урта эшкуарлык форумында чыгыш ясаганда белдерде.
Татарстан Премьер-министры республикада кече бизнес нигездә сәүдә һәм хезмәт күрсәтүдән гыйбарәт, дип белдерде. Кызганычка каршы, реаль сектор һәм производствода кече бизнес вәкилләре күп түгел. “Без кече бизнесның реаль секторга үтеп керүен телибез”, дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов. Әмма эре предприятиеләрдән башка аны гамәлгә кую кыен. Хәзерге вакытта бу проблеманы хәл итү өчен Чаллыда “КИП-мастер” проекты гамәлгә куела. Бу “КАМАЗ” һәм ТР Хөкүмәтенең уртак проекты, соңыннан РФ Икътисади үсеш министрлыгында да теләктәшлек тапты.
“Без бу проектны май аенда тәмамлыйбыз, евростандартка туры килә торган 100 мең кв. метр мәйданны биләгән производство һәм офис биналары торгызабыз”, - дип белдерде ТР Премьер-министры.
“Бер урында кирәкле инфраструктура булдырылган, зур предприятие өчен кирәкле барлык чыгымнар да бер идарә итүче компания аша үтә. Бу үз нәтиҗәсен бирә. Без бу юнәлештә 5 ел җитди рәвештә эшлибез”, - диде ул. Быел республикада 3 эре комплекс тапшырылачак. Алар исәбендә “КИП-мастер”ның икенче чираты. Моннан тыш, көзен Казанда 35 мең квадрат метрлы IT-паркны тапшыру ниятләнә.
Рөстәм Миңнеханов хәбәр иткәнчә, IT-парк “безнең яшьләр чит илгә китмәсен, ә биредә эшләсен өчен кирәк”. Аның сүзләренчә, күп кенә көнбатыш компанияләре проект белән кызыксына, Татарстаның IT-компанияләре шулай ук IT-парк территориясендә эшләячәк.
Рөстәм Миңнеханов кече бизнес субъектларына җитештерү мәйданнарын гына бирү аз, аларны кирәкле җиһазлар белән тәэмин итәргә дә кирәк, дип белдерде. Кече бизнес субъектлары алдында еш кына кредит алу проблемасы туа. Бу очракта кече бизнес өчен лизингка алынган техника вәзгыятьтән чыгу юлы булып тора.