Тәтеш районында эшмәкәрлекне үстерү мәсьәләләрен тикшерделәр

Районда 450дән артык кече һәм урта эшкуарлык субъекты һәм 400дән күбрәк үзмәшгуль бар.

(Тәтеш, 22 март, «Татар-информ», «Тәтеш таңнары», Инга Сәфәрова). Тәтештә Татарстан Президенты каршындагы Эшмәкәрләр хокукларын яклау буенча тулы вәкаләтле вәкил — республика Президенты ярдәмчесе Фәрит Әбделганиевның эшмәкәрләр бергәлеге белән очрашуы булып узды. Чарада 40тан күбрәк эшкуар һәм үзмәшгуль катнашты.

Республиканың икътисад министрлыгы һәм Татарстан эшмәкәрлеккә ярдәм итү үзәге вәкилләре составындагы Казаннан килгән делегация район башлыгы Рәмис Сафиуллов озатып йөрүендә «Тәтеш» сәнәгать мәйданчыгының эше белән танышты, районның кече һәм урта бизнес предприятиеләрендә булды.

Утырышта район башлыгы Рәмис Сафиуллов җыелучыларга сәламләү сүзләре белән мөрәҗәгать итте. Ул кече һәм урта эшмәәкрлеккә ярдәм итү — ул район үсешенең төп бурычларының берсе, аны хәл итүгә зур игътибар бүлеп бирелә, дип билгеләп үтте.

«Мондый очрашулар безнең бизнес-бергәлек вәкилләренең проблемаларын күрсәтергә булышлык итә. Барлык сораулар җентекләп өйрәнелә, мин аларны шәхси контрольгә алам, аларның һәркайсына чишелеш табарга тырышабыз», — диде Рәмис Сафиуллов.

Районда 450дән артык кече һәм урта эшкуарлык субъекты һәм 400дән күбрәк үзмәшгуль бар.

Татарстан Президенты каршындагы Эшмәкәрлек хокукларын яклау буенча тулы вәкаләтле вәкил Фәрит Әбделганиев үз чыгышында барлык вәкаләтле ведомстволарның көче хокукый яклауны арттыруга һәм эшмәкәрлек эшчәнлеге субъектларына мәгълүмати ярдәм итүгә, хезмәт көндәшлеге иреген тәэмин итүгә, контроль-күзәтчелек органнары тарафыннан тикшерүләр уздырылган вакытта законны үтәүгә юнәлтелгән булырга тиеш, диде.

«Районда эшмәкәрлекне үстерү өчен өмет бар, Тәтеш районында тулаем территориаль продуктта кече һәм урта эшкуарлык продукцияләренең өлеше — 28 процент, һәм бу сезнең өчен чик түгел, киләчәктә барыгызга да уңышлар телибез», — диде Фәрит Әбделганиев.