Гыйнварда Россия халкының кереме 8,1 процентка үскән

Дәүләт статистика федераль хезмәтендә үсешнең гыйнвар аенда бер тапкыр бирелгән 5 мең сум белән бәйле булуын аңлаталар.

(Казан, 22 февраль, «Татар-информ). 2017 елның гыйнварында россиялеләрнең кереме, беренчел мәгълүматлар буенча, 2016 елның шушы чоры белән чагыштырганда 8,1 процентка үскән. Бу хакта Дәүләт статистика федераль хезмәте (Росстат) материалларында әйтелгән, дип хәбәр итә ТАСС.

"Дәүләт статистика федераль хезмәтендә әлеге үсешнең гыйнвар аенда бер тапкыр бирелгән 5 мең сумга бәйле булуы белән аңлаталар ", – дип җиткерә агентлык.

2017 елның гыйнварында кеше башына уртача акчалата керем еллык буенча караганда 12,5 процентка – 24 225 сумга кадәр арткан. Гыйнвар аенда уртача хезмәт хакы 35 650 сум, ягъни алдагы елга караганда 8,3 процентка югары булган.

Белүебезчә, 2015 елда исә фактик инфляция 12,9 процентны тәшкил иткән булса да, 2016 елның февралендә Россиядә пенсияләр 4 процентка гына индексацияләнгән. Өстәмә индексация ясау карары 2016 елның беренче яртыеллыгы нәтиҗәләре уңаеннан кабул ителгән. Августта Россия хөкүмәте 2016 елның икенче яртыелыгына өстәмә индексация урынына 2017 елның гыйнваренда пенсионерларга бер тапкыр бирелгән 5 мең сум түләү карарын кабул итте.