Чаллы шәһәр советы сессиясендә бер депутат Халиковтан Татфондбанк хәлләрен сорашты

Татарстан Премьер-министры әлеге мәсьәлә буенча Татарстан Эчке эшләр министрлыгы шөгыльләнүен җиткерде.

(Казан, 22 февраль, «Татар-информ»). Бүген Чаллы шәһәр советы утырышы барышында КПРФтан сайланган депутат Владимир Васев Татарстан Премьер-министры Илдар Халиковтан Татфондбанк тирәсендә туган хәлгә аңлатма бирүен сорады. Бу хакта Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Кызганыч, әлеге вакытка билгеле булганнан артыгын өсти алмыйм , – диде Илдар Халиков. – Россия Банкы приказы буенча 2016 елның 15 декабреннән банкта алты айга вакытлыча хакимият билгеләнде. Вакытлы хакимият эше нәтиҗәсе буенча гына туңдырылган акчалар белән нәрсә булачагын әйтә алабыз (Үзәк банк, Кертемчеләрнең иминият агентлыгы җавап бирә ала)».

Ни сәбәпле шундый хәл килеп чыккан, кем гаепле, кемгә җәза биреләчәк дигән сорауларга Премьер-министр бүгенге көндә бу мәсьәлә белән Татарстан Эчке эшләр министрлыгы шөгыльләнүен җиткерде.

«Россия Федерациясенең "Зур күләмдә кылынган мошенниклык" 159 маддәсе 4нче бүлеге буенча җинаять эше кузгатылды. Билгеле, элеге эшне тикшерү төгәлләнгәч, без аның нәтиҗәләрен күрәчәкбез», – диде ул.