2014 елда Татарстан Республикасында капиталь ремонт программасына күп фатирлы 793 торак йорт кертелгән

Капремонт программасында 41 муниципаль берәмлек катнаша

(Казан, 22 февраль, «Татар-информ»). 2014 елда Татарстан Республикасында капиталь ремонт программасына күп фатирлы 793 торак йорт кертелгән, программаны финанслау күләме - 4 млрд. 683 млн. сум. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узган киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте.

Киңәшмәне барлык муниципаль берәмлекләр белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков та катнашты.

Ирек Фәйзуллин искә төшергәнчә, 2014 елда капиталь ремонт программасында 41 муниципаль берәмлек катнаша (Әтнә, Әлки, Чүпрәле, Кайбыч районнарыннан гайре).

2014 елда балаларны савыктыру лагерьларын капиталь төзекләндерү программасын финанслау күләме 100 млн. сум тәшкил итә. Балаларны савыктыру лагерьларының 13е ремонтланган. 2014 елның 21 февралендә финансларны үзләштерү 8,4% тәшкил иткән.

Татарстан Республикасы Төзелеш министрлыгы башлыгы хәбәр иткәнчә, 2014 елда “Уңайлы мохит” программасын финанслауның гомуми күләме 539,6 млн. сум булачак, шул исәптән Россия Федарациясе бюджеты исәбеннән - 215,8 млн. сум, Татарстан Республикасы бюджеты исәбеннән – 323,8 млн. сум. Барлыгы 135 социаль өлкә объекты адаптацияләнәчәк.

Моннан тыш, 2014 елда гомумбелем мәктәпләренә керүне һәркем өчен уңайлы итеп эшләү кысаларында 104 мәктәп адаптацияләнәчәк, финанслау лимиты - 271,9 млн. сум.

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының быел 28 гыйнвардагы 8 нче номерлы күрсәтмәсе белән “Авылда су белән тәэмин итү” программасы расланды. 2014 елда 328 км су үткәргеч челтәр салыначак, 28 артезиан скважинасы борауланачак һәм 38 су җибәрү башнясы куелачак. Финанслау күләме - 690 млн. сум.

Киңәшмә барышында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов муниципаль районнар башлыкларын “Ачык Татарстан” системасында активрак эшләргә өндәде, бүген бу системада кирәкле хисаплылыкның, мәгълүматның зур күләмнәрен урнаштыру зарур. Ул шулай ук билгеләп үткәнчә, система камилләштереләчәк – аны, чынлап та, куллану өчен җайлырак итәсе бар.

Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды башкарма директоры Тәлгать Абдуллинга республика башлыгы Рөстәм Миңнеханов кичекмәстән Казанның Восстание урамындагы күп фатирлы йортка халыкны урнаштыру мәсьәләсен хәл итүне йөкләде. Татарстан Республикасы Президенты, киңәшмәне өзеп, Тәлгать Абдуллинны Министрлар Кабинеты бинасы каршында җыелган халык янына җибәрде, алар кулларына исә «Заселите Восстания, 80!» плакатын тотканнар иде. Рөстәм Миңнеханов пикетчыларга вазгыятьнең республика җитәкчелеге контроленда булуын хәбәр итәргә кушты, дип белдерә ТР Президенты матбугат хезмәте.