^Республикада хезмәт хакы буенча бурыч 102,5 миллион сумга җиткән

^Республикада хезмәт хакы буенча бурыч 102,5 миллион сумга җиткән

(Казан, 22 февраль, "Татар-информ", Ирина Ксенофонтова). Республиканың эре һәм урта предприятиеләренең хезмәткәрләренә хезмәт хакы буенча бурыч 2005 елның 1 гыйнварына булган күрсәткечләр белән чагыштырганда, 57,5 процентка арткан. Агымдагы елның 1 февраленә аның күләме 102,5 миллион сум тәшкил иткән. Хезмәт хакы буенча иң күп бурычлылар арасында - авыл хуҗалыгы, төзелеш индустриясе һәм транспорт предприятиеләре.

Бу мәгълүматлар бүген ТР Министрлар Кабинетында республиканың хезмәт хакын үз вакытында түләүне контрольдә тоту буенча ведомствоара комиссиянең ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Равил Моратов рәислегендә үткән утырышында игълан ителде.

"Бурычларның кискен үсеше - начар билге, - диде Р.Моратов февраль аендагы вәзгыятькә бәя биреп. Без алдан барып эшләргә тиеш, ә хезмәт хакының ярты ай түләнмәве - предприятие белән салымчылар, арбитраж идарәчеләр, территориаль комиссияләр эшләвенә сәбәп", - дип ассызыклады ул.

Ел башыннан бурычлы предприятиеләр саны 81гә арткан, шул рәвешле, бүген хезмәт хакын вакытында түләмәү республиканың 256 предприятиесе өчен актуаль проблема булып тора. 58 предприятиедә хезмәт хакы буенча ике айдан артык бурыч җыелган. Гомумән алганда, бурычлы предприятиеләрдән 30 000гә якын кеше законлы хезмәт хакын көтә.

Фәнни тикшеренүләр һәм эшләнмәләр белән шөгыльләнүче предприятие һәм оешмаларда бурыч 17,7 процентка кимегән, шулай ук Татарстанның 7 районында (Арча, Алабуга, Лаеш, Түбән Кама, Нурлат, Саба, Чистай) бурычлар бөтенләй юк. Шул ук вакытта республиканың 15 районында һәм 9 шәһәрендә бурыч 1 миллион сумнан арткан. Казан үзенең 41 миллион сум бурычы белән бу исемлектә "алдынгы" урында тора. Искәрмә буларак Яңа Савин районы әйтергә мөмкин, анда хезмәт хакы буенча бурыч бөтенләй юк.

Комиссия утырышында министрлык, ведомство һәм хуҗалык итүче субъектлар җитәкчеләренә 1 мартка хезмәт хакы буенча җыелган бурычларның күп өлешен бетерү бурычы куелган. Беренче чиратта, бу төзелеш предприятиеләренә кагыла. Р.Моратов билгеләп үткәнчә, киңкүләмле төзелеш алып барылганда һәм әйләнештә миллиард сумнар булганда эшчеләр алдында бурычлы булу мөмкин түгел. Транспортчы һәм юл төзүчеләр дә проблеманы хәл итү юлын табарга тиеш. Аерым авыл хуҗалыгы оешмаларының бурычларын "Кызыл Шәрык-Агро" һәм "Татфондбанк" компанияләре кебек инвесторлар түләячәк. Р.Моратов Яшел Үзән, Кама Тамагы, Югары Ослан районнарына килгәндә, 1 мартта эшчеләргә хезмәт хакын тулысынча биреп бетерү буенча инвесторлар белән сөйләшүне үз өстенә алырга вәгъдә бирде.

Бу проблема белән республиканың Хезмәт һәм мәшгульлек министрлыгына да ныклап шөгыльләнергә туры киләчәк. Хәзер аңа хезмәт хакын вакытында түләүне контрольдә тоту буенча территориаль комиссия һәм хуҗалык итүче субъектлар белән оператив эшләү йөкләнгән. Р.Моратов сүзләренчә, аның җитәкчелегендәге комиссия игътибарын татарстанлыларның керемнәрен рәсмиләштерүгә һәм "соры" хезмәт базарын кыскартуга юнәлдерә.