Хезмәт хакларының артуы буенча Татарстан 38нче урында

Хезмәт хакларының артуы буенча Татарстан 38нче урында

(Казан, 22 февраль, “Татар-информ”, Ирина Ксенофонтова). 2004 елның гыйнвар-ноябрь ае нәтиҗәләренә караганда, хезмәт хакларының үсеш темплары буенча Татарстан илдә 38нче урында тора. Бу хакта бүген Хезмәт хакларын вакытында түләүне контрольдә тоту буенча Республика ведомствоара комиссиясе утырышында ТР дәүләт статистика комитеты рәисе Валерий Кандилов хәбәр итте.

Узган ел эшчеләрнең 21 процентының уртача хезмәт хакы 1800 сумнан кимрәк иде (Татарстанда 2004 елның икенче кварталында яшәү минимумы). Шул ук вакытта уртача хезмәт хакы 3 меңнән азрак булган предприятиеләрнең кискен кимүе күзәтелә. 2004 елның июленнән 2005 елның 1нче гыйнварына кадәр аларның саны 250гә кимеде. “Соры” хезмәт базарын чикләү чаралары ялланган эшчеләр хезмәтеннән файдаланучы шәхси затларның үсүенә китерде. 52 мең шәхси эшмәкәр хезмәт мөнәсәбәтләрен легальләштерүне кулай күрделәр. 2005 елның 1 гыйнварына теркәлгән хезмәт килешүләренең гомуми күләме 60 мең тәшкил итте.

2004 елның 1 гыйнвары белән чагыштырганда, республикада билгеләнгән пенсияләр күләме 16,1 процентка үсте һәм (агымдагы елның 1 гыйнвары күрсәткечләре буенча) 1908,8 сум тәшкил итте. Яшәү минимумыннан кимрәк пенсия алучы өлкән яшьтәге татарстанлылар саны 2004 елда 5 процентка кимегән.