Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Президент юл проектларын гамәлгә ашырганда халык мәнфәгатьләрен исәпкә алуны сорады
Рөстәм Миңнеханов юлларны транспорт агымының перспективалы интенсивлыгын исәпкә алып төзергә кирәклеген искәртте.
(Казан, 22 гыйнвар, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов эре юл проектларын гамәлгә ашырганда халык мәнфәгатьләрен исәпкә алуны сорады.
«Теләсә кайсы эре проект җирле халык мәнфәгатьләренә кагыла. Без бу мәсьәләләргә һәрвакыт игътибар белән карарга тиеш. Карарларны халык белдергән барлык кисәтүләрне дә ишетеп, гражданнар мәнфәгатьләрен үтәп, кабул итү мөһим», - диде ТР Президенты республиканың Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы коллегиясе утырышында.
Рөстәм Миңнеханов барлык мөһим юл проектларын гамәлгә ашыруны дәвам итәргә кирәклеген искәртте. Бу, мәсәлән, Идел аша салынасы күпер белән М12 Мәскәү — Казан тизйөрешле трассасын төзү, М7 автоюлы составында Түбән Кама һәм Чаллы шәһәрен әйләнеп чыгу буенча проектлар һ. б.
ТР Президенты сүзләренчә, юл төзелеше сыйфаты мәсьәләсе актуаль булып кала. Ул билгеләп үткәнчә, «Халык контроле» системасына килгән мөрәҗәгатьләрнең 20 проценты нәкъ менә автомобиль юлларының сыйфатына һәм ремонтына кагыла.
Ул республикада «Безнең ишегалды» программасы гамәлгә ашырылуын, аның шактый зур һәм катлаулы эш икәнлеген искәртте. «Бу эш сыйфатлы башкарылсын иде», - дип тәмамлады ул.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз