news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Песошин Татарстан районнарында суга тарифның аермасы мәсьәләсен ачыкларга кушты

Проблеманы хәл итү буенча тәкъдимнәрне Татарстан Тарифлар буенча дәүләт комитеты республика Төзелеш министрлыгы белән берлектә әзерли.

Песошин Татарстан районнарында суга тарифның аермасы мәсьәләсен ачыкларга кушты
tatarstan.ru

(Казан, 22 гыйнвар, «Татар-информ», Диана Авакян). Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин ТР Тарифлар буенча дәүләт комитетына республиканың төрле районнарында тарифлар аермасы белән бәйле проблеманы хәл итүне йөкләде. Бу хакта ул ведомство коллегиясенең йомгаклау утырышында әйтте.

«Кулланучыларның барлык төркемнәре хакимият органнарыннан ресурслар белән тәэмин итә торган оешмалардан тарифларны киметү буенча нәтиҗәле чаралар көтә. Шул ук вакытта без республиканың төрле муниципаль районнарында тарифлар буенча зур аерма күрәбез. Бу бигрәк тә эчәргә яраклы суга һәм канализациягә тарифларда ачык чагыла», — диде ул.

«Аңлашыла, бу беренче чиратта җитештерү технологиясе, куллануга бәйле. Шуңа да карамастан, мин Дәүләт комитеты алдына килеп туган вазгыятьнең сәбәпләренә анализ ясау һәм ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы белән берлектә тәкъдимнәр әзерләү бурычын куям», — диде республика Хөкүмәте башлыгы.

Тариф билгеләү мәсьәләләре һәрвакыт игътибар үзәгендә булды һәм булачак. Тарифлар салымнар белән беррәттән теләсә кайсы төбәкнең инвестицион җәлеп итүчәнлегенә генә түгел, җәмгыятьтә социаль тотрыклылыкка да сизелерлек йогынты ясый, диде Татарстан Премьер-министры.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100