news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда Бауман урамында 250 млн сумга кунакханә саталар

Бина мәдәни мирас объектлары исәбенә керә, хәзер ул реконструкцияләнә.

Казанда Бауман урамында 250 млн сумга кунакханә саталар
скриншот объявления "Авито"

(Казан, 22 гыйнвар, «Татар-информ»). Казан үзәгендә 250 млн сумлык кунакханә саталар. Тиешле белдерү «Авито» сайтында урнаштырылган.

Подвал һәм мансард катлары булган дүрт катлы бина Бауман урамындагы 27нче йорт адресы буенча урнашкан. Аның гомуми мәйданы 4150 квадрат метр тәшкил итә.

Беренче һәм цоколь катларында Патио үтә күренмәле конструкцияләр белән капланган. Биредә «конференц-зал, фитнес белән шөгыльләнү өчен бүлмә, бәдрәфләр, гардероб һәм сәүдә бүлмәләре, аларга урамнан мөстәкыйль керү юллары, ресторан, лаунж-зона, кунакханәләр ресепшены һәм сәүдә урыннары блогы бар». Кунакханә номерлары икенче каттан алып бишенче катка кадәр урнаштырылган, дип билгеләп үтелә бина тасвирламасында.

Бина мәдәни мирас объектлары исемлегенә керә һәм реконструкция процессында тора. Ул 1853 елда архитектор Петр Пятницкий проекты буенча төзелгән Казан сәүдәгәре Алексей Марков йорты. Объектта эшләр 2016 елда башланган һәм агымдагы 2020 елның III кварталында тәмамланырга тиеш.

«Бәясе объект өчен агымдагы хәлдә күрсәтелгән», – диелгән белдерүдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100