ТР Министрлар Кабинетында Муниципаль берәмлекләр советы Президиумы утырышы үтте

ТР Министрлар Кабинетында Муниципаль берәмлекләр советы Президиумы утырышы үтте, анда ТР беренче вице-премьеры Равил Моратов катнашты
(Казан, 22 гыйнвар, «Татар-информ», Эмма Ситдикова). Бүген ТР Министрлар Кабинетында Муниципаль берәмлекләр советы Президиумы утырышы үтте, анда ТР беренче вице-премьеры Равил Моратов катнашты.
Муниципаль берәмлекләр советы Президиумы әгъзалары ТРда инновация өлкәсен үстерүнең муниципаль программаларын бергәләп эшләү мәсьәләләре, ТР муниципаль районнарында (шәһәр округларында) координация комиссияләре эшчәнлеге һәм биологик калдыкларны утильләштерү проблемаларын хәл итү буенча ТР Президенты йөкләмәләре исемлеге беркетмәсен гамәлгә ашыру турында фикер алышты.
Җыелучылар каршында беренче мәсьәлә буенча ТР икътисад министрының беренче урынбасары – ТР Икътисади һәм социаль тикшеренүләр үзәге директоры Алевтина Кудрявцева чыгыш ясады. “ТР Министрлар Кабинеты карары нигезендә, ТРда инновация өлкәсе белән идарә итү концепциясе эшләнде. Аның исеме үзгәртелде, хәзер әлеге документ “ТРда инновация эшчәнлегендә катнашучыларның нәтиҗәлелеген арттыру концепциясе” дип атала. Әлеге концепцияне эшләү күп сандагы проблемалар булуга нигезләнгән, без алар турында инде берничә ел дәвамында сөйлибез: фәнни һәм инновация өлкәләренең түбән дәрәҗәдә булуы, фәнни-тикшеренү институтларының зыянга эшләве һәм башкалар”, - диде ул.
Аның сүзләренә караганда, хәзерге вакытта республикадагы фәнни оешмаларның 28 проценты - уңышлы, 36 проценты уртача уңышлылык белән, 36 проценты – зыянга эшли. “Республика предприятиеләренең табышлары шәхси компанияләргә караганда 2,5 тапкыр кимрәк, ә федераль предприятиеләрнең хәле 5,5 тапкыр начаррак”, - дип билгеләп үтте Алевтина Кудрявцева.
Соңгы вакытта “технопарк”, “индустриаль парк”, “бизнесинкубатор” атамалары еш очрый, алар чынлыкта аңа туры килми, дип саный икътисад министрының беренче урынбасары. Закон проектында аны гадиләштерергә омтылыш ясалган. Максат сыйфатында тулаем төбәк продукты структурасын үзгәртү формалаштырылган, дип аңлатты Алевтина Кудрявцева.
ТРда инновация эшчәнлегендә катнашучыларның нәтиҗәлелеген арттыру концепциясе тулаем эчке продукт составындагы бүгенге көндә 13 процент тәшкил иткән инновация продукциясе өлешен 2015 елга 30 процентка кадәр җиткерергә мөмкин, дип саный А.Кудрявцева.
Эшчәнлек нәтиҗәлелеген бәяләү индикаторлары әзерләнгән. Алевтина Кудрявцева сүзләренә караганда, алар - бөтен дөньяда кулланыла торган индикаторлар. Әйтик, Татарстан Фәннәр академиясе өчен – фәнни тикшеренүләр күләме һәм бюджет нәтиҗәлелеге. ТР Инвестиция-венчур фонды буенча - инновация проектларын финанслау күләме. “Идея” инновация технопаркы өчен тикшерелгән инновация проектлары санын исәпләү күздә тотыла.
Сүзен йомгаклап, ул җирле үзидарә органнарына концепция, үсеш һәм 2020 елга кадәр һәм 2030 елга кадәр вакытка исәпләнгән кластерлы якын килү нигезендә Татарстан Республикасында җитештерү көчләрен урнаштыру программасына инновация үсеше программасын кабул итәргә тәкъдим итте.