Татарстан эшкуарлары күзәтчелек органнары тикшерүләрен смартфоннар ярдәмендә теркәячәк

Күзәтчелек органнарының бизнесменга визитлары турындагы мәгълүматлар эшкуарларның үзләре тарафыннан бердәм базага кертеләчәк.

(Казан, 21 декабрь, "Татар-информ", Динара Прокопьева). 2019 елда "Тикшерелгән бизнес" интернет-ресурсы платформасында тикшерүләрне исәпкә ала торган электрон журнал барлыкка киләчәк. Анда эшкуарлар контроль-күзәтчелек органнары белән хезмәттәшлек турындагы мәгълүматларны кертәчәк. Интернет-журнал мөхәррире Сергей Кощеев «Татар-информ» агентлыгына биргән интервьюсында шулай дип белдерде.

"Без эшкуарларга тикшерүләр турындагы барлык мәгълүматларны теркәп бару мөмкинлеге тудырырга уйлыйбыз. Әгәр эшкуар янына күзәтчелек органнарыннан (чынлыкта әлеге органга бернинди катнашы булмаса да) берәр вәкил килә икән, ул шуны белеп торырга тиеш – тиздән әлеге визит турындагы мәгълүмат безнең ябык системада пәйда булырга мөмкин", - диде ул.

Кощеев фикеренчә, әлеге журнал ярдәмендә кече бизнеска административ басымны киметеп булачак.

"Тикшерелгән бизнес" интернет-ресурсы быелның башында эшли башлады. Аның максаты – Татарстанда эшкуарлар һәм күзәтчелек органнары арасында нәтиҗәле хезмәттәшлек булдыру.