РФ субъектлары һәм муниципалитетлар Төбәк һәм муниципаль финансларны реформалаштыру буенча федераль фондтан ярдәм алачак

РФ субъектлары һәм муниципалитетлар Төбәк һәм муниципаль финансларны реформалаштыру буенча федераль фондтан ярдәм алачак

(Казан, 21 декабрь, «Татар-информ»). Федераль үзәк Төбәк һәм муниципаль финансларны реформалаштыру фондыннан төбәкләр һәм муниципалитетларга акчалата ярдәм итәчәк. Бу хокукны алу өчен төбәкләргә дә, алар составындагы муниципаль берәмлекләргә дә конкурс аша узарга туры киләчәк. Әмма шунысы бар: анда 200 меңнән артык кеше яшәгән муниципаль берәмлекләр генә катнаша ала. Конкурс субъектлар һәм муниципалитетлар арасында аерым үткәрелә. ТР Финанс министрлыгының матбугат үзәге хәбәр итүенчә, Татарстанда конкурс таләпләренә җавап бирә торган муниципаль берәмлекләр өчәү: Казан һәм Чаллы шәһәр округлары һәм Түбән Кама муниципаль районы.

Күптән түгел РФ Финанс министрлыгы субсидияләр алуга дәгъва итүчеләр арасында конкурс игълан итте. 2008 елга федераль фондның гомуми күләме 2 млрд. 462 млн. сум тәшкил итә. Аның 1,8 млрд. сумы субъектларга, 642 млн. сумы муниципаль берәмлекләргә җибәреләчәк.

Субсидияләр рәвешендәге әлеге акчалата ярдәм РФ субъектлары һәм муниципалитетларга финансларын реформалаштыру программаларын кабул итү һәм аны гамәлгә ашыру нәтиҗәләренә бәйле рәвештә биреләчәк. Хәзерге вакытта республикада финанслар белән идарә системасы үсеше 2010 елга кадәр Татарстанның социаль-икътисади үсеше турындагы Программада каралган өстенлекле юнәлешләргә бәйләп карала һәм 3 еллык бюджет планлаштыруына күчүгә бәйле рәвештә, яңа дәрәҗәгә чыгарга тиеш дип санала. Финанс реформасы дәүләт идарәсенең күп өлкәләренә кагыла. ТР төбәк финансларын реформалаштыру буенча комплекслы программасы шуны күздә тотып эшләнде. Ведомствоара характердагы бу программа иҗтимагый финанслар белән идарәдә планлаштырылган һәм гамәлгә ашырыла торган чараларны үз эченә алган. Иҗтимагый финанслар белән идарә системасын реформалаштыруның төп максаты – бюджет акчаларын куллануның нәтиҗәлелеген арттыруга ирешү.