Мисыр Татарстан белән хезмәттәшлек итәргә тели

Мисыр Татарстан белән хезмәттәшлек итәргә тели

(Казан, 21 декабрь, «Татар-информ»). 15-18 декабрь көннәрендә ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Александр Когогин җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы делегациясе Мисырның халыкара хезмәттәшлек министры Файзә Абулнаги чакыруы буенча Мисыр Гарәп Республикасына эшлекле сәфәр кылды. Мисыр ягы Татарстан белән хезмәттәшлекне үстерүгә җитди кызыксыну белдергән, дип хәбәр итә ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы матбугат хезмәте.

Сәфәр барышында Татарстан Республикасының сәүдә-икътисади, сәнәгый һәм инвестиция потенциалы тәкъдир ителгән. Мисыр ягына ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы һәм Татарстан предприятиеләре тарафыннан әзерләнгән мәгълүмати материаллар тапшырылган. Мисыр белән Татарстан арасында ике яклы сәүдә-икътисади хезмәттәшлекне үстерүнең конкрет вариантлары һәм юнәлешләре билгеләнгән.

Министрлык һәм ведомстволарда очрашулар барышында Мисыр ягы рәсми рәвештә 2008 елның май аенда үтәчәк Ислам үсеш банкы химаясендә уза торган Инвестиция конференциясе чараларында һәм Россия-Гарәп эшлекле советының чираттагы утырышында катнашырга чакыру алган. Яклар икътисади миссияләр белән алмашуны дәвам итү кирәклеге турында ризалык белдергән.