Миңнеханов: «Тикшерелгән бизнес» һәм федераль тикшерүләр реестрын берләштерергә кирәк

Федераль тикшерүләр реестры моннан бер ай элек Россия Президенты Владимир Путин йөкләмәсе белән булдырылды.
(Казан, 21 ноябрь, «Татар-информ», Екатерина Ларионова). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «Тикшерелгән бизнес» республика онлайн-сервисын һәм эшкуарлар өчен кире элемтә механизмы – федераль тикшерүләр реестрын («Зеркальный реестр проверок») берләштерергә тәкъдим итте. Татарстан Республикасында «Кече һәм урта эшкуарлык корпорациясе» АҖ стратегик сессиясендә шул хакта билгеле булды.«Эшкуарлар өчен иң авырткан урын – контроль-күзәтчелек органнары белән үзара мөнәсәбәт булдырылмау. Бездә «Тикшерелгән бизнес» системасы бар, аның эшкуарлар өчен файдасы бик зур. Әмма бу очракта безгә тәкъдим ителгән яңа система эшкуарларның мөмкинлекләрен арттыра, контроль-күзәтчелек органы эшенә бәя бирергә ярдәм итә. Ике платформаны берләштерергә тәкъдим итәм», - дип искәртте Рөстәм Миңнеханов.Аның сүзләренчә, Татарстанның «Тикшерелгән бизнес» сервисыннан республика эшкуарлары гына түгел, башка төбәк вәкилләре дә файдалана – мөрәҗәгатьләрнең 30 проценты федерациянең башка субъектларыннан килә.«Россия Президенты Владимир Путин йөкләмәсе белән федераль тикшерүләр реестры платформасы («Зеркальный реестр проверок» - ТИ иск.) булдырылды, ул бик тә кирәкле һәм аңа ихтыяҗ зур. Әлеге эш белән шөгыльләнгән кешеләрнең барысына да рәхмәт әйтәсем һәм бу формаль акция генә булмасын иде дигән теләгемне җиткерәсем килә. Чынлыкта, ул бөтенебезне дә – түрәләрне (безнең дә бюрократлар булуыбыз сер түгел бит) һәм контроль-күзәтчелек структураларын тәртипкә өйрәтергә тиеш», - диде Татарстан Президенты.Ул эшкуарлар белән мөнәсәбәтләрдә конструктив форма кирәклеген белдерде. «Контроль-күзәтчелек органнары эшендә аңлаешлы система булдырылса, бу зур җиңү булыр иде», - дип сүзен йомгаклады Рөстәм Миңнеханов. Тикшерү нәтиҗәләре һәм кагыйдә бозулар турында мәгълүмат алу өчен кире элемтә өчен «Зеркальный реестр проверок» дип аталган механизм 15 октябрьдә эшли башлады. Ул «Бизнес-навигатор МСП» порталында эшли.