news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Бөгелмәдә ике оешма хезмәт хакы буенча миллион сумнан артык бурычын түләгән

Компания 72 хезмәткәренә бурычын түләп бетергән.

(Казан, 21 октябрь, «Татар-информ»). Бөгелмәдә ике оешма хезмәт хакы буенча 1 миллион сумнан артык бурычын түләгән. Бу турыда Татарстан Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Аерым алганда, «Мелиорация» ААҖ 39 хезмәткәренә 292 мең сум акча күчергән. «Промстрой» ҖЧҖ 33 хезмәткәргә 764,7 сум бурычын түләгән.

«Татарстан Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы дәүләт һәм җирле үзидарә, контроль-күзәтчелек, хокук саклау һәм салым органнары белән бергә хезмәткәрләрнең хезмәт хокуклары үтәлүне тәэмин итү буенча эш дәвам итә.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100