Россия һәм Төркия арасында товар әйләнеше 2017 елның 8 аенда 31,4 процентка арткан

Икеяклы сәүдә күләмен 2020 елга 100 миллиардка кадәр арттыру планлаштырыла.

(Казан, 21 октябрь, "Татар-информ", Рөстәм Кильсинбаев). Россия һәм Төркия арасында товар әйләнеше 2017 елның 8 аенда 31,4 процентка арткан. Бу хакта Россиянең энергетика министры Александр Новак 15-нче Россия-Төркия комиссиясенең хөкүмәтара сәүдә-икътисадый хезмәттәшлек буенча бүген Казанда уздырылган утырышында белдерде.

"Безнең илләрнең лидерлары тырышлыгы белән һәм даими рәвештә сөйләшүләр алып бару сәбәпле хезмәттәшлек итү өчен барлык юнәлешләр буенча югары дәрәҗәдәге шартлар тудырылган. Безнең лидерлар икеяклы сәүдә күләмен 2020 елга 100 миллиардка кадәр арттыру максатын куйды. Фәнни-җитештерү концерны рәистәше, Төркия икътисад министры — Зәйбәкҗи әфәндегә гадәти конструктив алым өчен рәхмәтемне белдерәм", — дип белдерде сәүдә-икътисадый хезмәттәшлеге буенча Катнаш хөкүмәтара Россия-Төркия комиссиясенең Россия өлеше рәисе Александр Новак.

Ул шулай ук билгеләп үткәнчә, хәзерге вакытта виза режимы буенча мәсьәлә өлешчә хәл ителгән, сәүдә-икътисадый хезмәттәшлекнең бер-берсенә якынайтуы дәвам итерелә, энергетика өлкәсендә проектлар гамәлгә ашырыла.