Татарстан “Россия төбәкләре: кризистан үсешкә таба” дигән бәйге призеры булды

Әлеге бәйге стратегик планлаштыру мехинизмнарын үстерү, регионнарның кризистан соңгы үсеше өчен шартлар формалаштыру тәҗрибәсен таратуга хезмәт итә

(Казан, 21 октябрь, “Татар-информ”). Татарстан быел ил төбәкләре арасында уздырылган “Россия төбәкләре: кризистан үсешкә таба” дигән традицион бәйгенең “Төбәк икътисадының конкурентлыкка сәләтен тәэмин итү” номинациясендә икенче дәрәҗә дипломга ия булды. Бу хакта ТР Икътисад министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Әлеге гомумроссия бәйгесе стратегик планлаштыру мехинизмнарын үстерү, регионнарның кризистан соңгы үсеше өчен шартлар формалаштыру тәҗрибәсен тарату, агымдагы икътисади шартларда төбәкләр үсешенең социаль-икътисади бурычларын нәтиҗәле хәл итү юлларын табуга хезмәт итә. Аны РФ Дәүләт Думасы, РФ Төбәкләр үсеше, Икътисади үсеш министрлыклары, Төбәкләрнең социаль, икътисади һәм иҗтимагый-сәяси үсешенә ярдәм итү институты әйдәп баручы вузлар, эксперт оешмалары белән берлектә оештыра.