Радик Гайзатуллин: “2011 елда Татарстан федераль бюджеттан төрле юнәлешләр буенча 8,5 млрд. сум акча алачак”

Федераль үзәктән килә торган финансларның кимүе кайбер федераль программаларны тормышка ашыруның вакыты чыгу белән аңлатыла

(Казан, 21 октябрь, “Татар-информ”, Римма Гатина). ТР Дәүләт Советы комитетлары 2011 елга Татарстан Республикасының бюджет проектын карауны тәмамлады. Бүген парламентның Бюджет, салымнар һәм финанслар комитетында республиканың төп финанс документы буенча фикер алыштылар. Фикер алышуда ТР Икътисад министры урынбасары Айрат Шәймсиев һәм ТР Финанс министры Радик Гайзатуллин катнашты.

Икътисад министрлыгы фаразларына караганда, 2011 елда эчке тулаем продукт 6,4 процентка үсәчәк, хезмәт хакы фонды 9,2 процентка артачак. Сәнәгатьтә җитештерү күләме, 2010 ел белән чагыштырганда, 6,3 процентка үсәчәк. Ягъни барлык күрсәткечләр буенча арту фаразлана.

Киләсе елда нефтехимия һәм автомобиль төзелеше өлкәсендә зур проектларны тормышка ашыру, Универсиадага объектлар төзү көтелә. Айрат Шәмсиев билгеләп үткәнчә, нәкъ менә Универсиада объектларын төзү аркасында, республиканың төзелеш өлкәсендә үсеш көтелә. Әмма Универсиада объектлары төзелү генә республика проблемаларын хәл итми. Милли банк башлыгы Евгений Богачев билгеләп үткәнчә, аларны карап тоту өчен миллионлаган сум акча таләп ителә, кергән табыш искитәрлек зур түгел. ТР Финанс министры Радик Гайзатуллин сүзләренчә, хәзерге вакытта кайбер Универсиада объектларын федераль дәрәҗәгә бирү турында сүз алып барыла.

Депутатлар ТР Икътисад министрлыгыгының алдагы өч елга социаль-икътисади күрсәткечләр фаразыннан канәгать калмады. Алар бигрәк тә хезмәт хакы буенча республика буенча уртача күрсәткечнең барлык тармаклардагы хәлне төгәл чагылдырмавын кат-кат әйтте. Комитет әгъзаларын бигрәк тә авыл районнарындагы хезмәт хакы күләме кызыксындырды. Әмма Айрат Шәмсиев бу сорауны җавапсыз калдырды. Ул бары тик уртача хезмәт хакы буенча Татарстанның Идел буе федераль округында беренче урында торуын әйтте.

Айрат Шәмсиев үз чыгышында республикада эшсезләрнең кими баруын, Алабугада бүгенге көндә 3500 кешенең мәшгуль булмавын билгеләп үткән иде. Депутат Леонид Барышев Татарстанда эшсезлек күрсәткечләре буенча фаразның оптимистик рухта булуын билгеләп үтте һәм рәсми рәвештә эшсез булып теркәлмәгән кешеләрнең күпкә артыграк икәнлеген әйтте. Күпчелек депутатлар Леонид Барышевны хуплап чыкты.

Киләсе елда коммуналь хезмәтләргә бәяләрнең 15 процентка үсү мәсьәләсе дә депутатларда сораулар уятты. Айрат Шәмсиев, аларга җавап биреп, торак-коммуналь хезмәтләргә түләүнең гаилә кеременнән 6 процент кына тәшкил итүен әйтте. Леонид Барышев: ”Пенсионерларныкы дамы?”,- дип сорады. Икътисад министры урынбасары сүзләренә караганда, алар уртача күрсәткечләрдән чыгып эш итәләр.

Икътисад министрлыгының халыкның керемнәре арту турындагы мәгълүматы да игътибарсыз калмады. Депутат Рәшит Шәйхетдинов сүзләренчә, халыкның сатып алу мөмкинлекләре кими, ә рәсми күрсәткечләр башкача. Айрат Шәмсиев аңлатып үткәнчә, халыкның кереме үсү банклардагы вкладларның артуыннан чыгып исәпләнгән.

Республиканың төп финанс документы параметрлары белән ТР Финанс министры Радик Гайзатуллин таныштырды.

Министр сүзләренчә, 2011 елга республика бюджеты керемнәре 79 млрд. 763 млн. 308 мең сум, чыгымнары 89 млрд. 952 млн. 404,3 мең сум күләмендә фаразлана. Бюджет кытлыгы 10 млрд. 189 млн. 093,9 мең сум тәшкил итә. Радик Гайзатуллин кытлыкны ташламалы кредит хисабына капларга җыенуларын әйтте.

“2011 елга бик киеренке бюджет формалаша. Өстәмә керемнәр дефицитны каплауга китәчәк. Безгә бюджет кытлыгын каплау турында гына түгел, дәүләт бурычын да түләү турында уйларга кирәк”, - дип белдерде министр.

Татарстанның РФ Финанс министрлыгыннан өч елга алган 32,7 млрд. сум күләмендә кредитны каплыйсы бар. Киләсе елга шуның 5,6 млрд.сумын кире кайтарырга кирәк. 2012 елда ул 16 млрд. сумнан артып китә.

Республика бюджеты чыгымнарын килгәндә, 2011 елның 1 июненнән бюджет өлкәсендә эшләүчеләрнең (мәгариф хезмәткәрләреннән башка) хезмәт хакы - 6,5 процентка, студентларның стипендияләре 6,5 процентка артачак. 2011 елның 1 гыйнвареннан продуктлар һәм медикаментлар алу өчен чыгымнар 6,5 процентка индексацияләнә.

Федераль бюджеттан килә торган акчаларга килгәндә, Татарстан 2011 елда төрле юнәлешләр буенча 8,5 млрд. сум акча алачак. 2012 елда ул - 7,5 млрд. сум, 2013 елда 6,9 млрд.сум тәшкил итәчәк. Федераль үзәктән килә торган финансларның кимүе кайбер федераль программаларны тормышка ашыруның вакыты чыгу белән аңлатыла.